Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә ташландык сабыйларны кабул итүче "автомат"лар куелачак


Russia -- Newborn babies sleep in the maternity ward at a Moscow maternity hospital, 27Jul2007
Russia -- Newborn babies sleep in the maternity ward at a Moscow maternity hospital, 27Jul2007
Русиянең Краснодар өлкәсендә ташландык балаларны кабул итүче контейнерлар куелачак. Анда хатын-кызлар теләмичә тудырган сабыйларын калдыра ала.

Вентиляция системы белән җиһазланган әлеге боксларда имчәк балалар өчен тиешле һава температурасы тәэмин ителәчәк. Хакимиятләр әлеге бокслар ачылганнан соң хатын-кызлар сабыйларын чүплеккә ташлаудан туктар дип өметләнә. Урамда нәни балалар еш кына өшеп һәлак була. Новосибирскида гына соңгы бер ел эчендә урамга 20 яңа туган бала ташланган иде.

Контейнерлар балалар хастахәнәләре янында урнаштырылачак. Бер җиһазның бәясе мең ярым доллар тора.

Әйтергә кирәк, яңа туган сабыйларны кабул итүче контейнерлар алга киткән күп кенә илләрдә бар. Аларны Чехия, Япония, Канада, Швециядә кулланалар, хәбәр итә newsru.com.
XS
SM
MD
LG