Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 16:46

Туниста салмак карашлы исламчылар җиңде


Туниста халык чират торып сайлады

Туниста халык чират торып сайлады

Туниста үткән сайлауда җиңгән «Ән-Наһда» башлыгы Рәшит Ганнуши Төркия премьеры Рәҗәп Эрдоган алга сөргән салмак караштагы исламчылыкны хуп күрә.

Туниста яңа сайланган парламент ил халкы һәм шулай ук дөнья җәмәгатьчелеге алдында да зур җаваплылыкта. Яңа парламент илнең яңа конституция өлгесен әзерләргә, күчеш хөкүмәтен һәм президентны билгеләргә тиеш. Алар 2012 ел ахырында, йә 2013 ел башында үтәчәк сайлауларга кадәр хакимияттә булачак.

Беренчел, әлегә рәсми булмаган мәгълүматларга күрә, салмак карашлы исламчылар – «Ән-Наһда» («Яңарыш») фиркасе вәкилләре якшәмбе көнне булган илкүләм сайлауда җиңеп чыкты. Алар 30%-тан артык тавыш җыйды.

«Ән-Наһда» фиркасенең сайлау штабы җитәкчесе Әбде Әлхәмит Җалази дүшәмбе көнне Туниста тарафдарлары алдында чыгыш ясап, сайлаучыларның тавышларын саный башлау үзләренең ышанычлы рәвештә алда баруларын күрсәтә дип белдергән иде.

Әмма салмак карашлы исламчылар фиркасе 217 урынның күпчелеген ала алмады. Димәк, конституцияне әзерләгәндә дә, хөкүмәтне һәм президентны сайлаганда да башка фиркаләрнең сүзләренә колак салырга туры киләчәк.

Фиркаләр коалициягә риза

Сишәмбе көнне «Ән-Наһда» вәкилләре башка сәяси көчләр белән хезмәттәшлек булдырып коалиция төзергә җыенуларын да белдерде.

Сайлауда, фаразларга күрә, илнең элекке президенты Бин Гали хакимияте вакытында тыелган Җөмһүрият Конгрессы икенче, «Әттакатул» социал-демократлар фиркасе өченче урынга чыккан. Әлеге ике фирка дә исламчылар белән хезмәттәшлеккә әзер булуларын әйтте.

Шулай да «Ән-Наһда» тарафдарлары күпчелек тавыш җыюны фирканең зур җиңүе буларак бәйрәм итте. Алар урамнарда Тунисның милли гимнын да җырлап йөрде.

"Сайлау башка илләргә таралырга мөмкин"

Тунистагы сайлауга күзәтүче булып килгән Перуның элекке президенты Алехандро Толедо, 90%-тан артык халык катнашкан бу чараны ирекле һәм гадел үтте, дип белдерде.

«Сайлау әйбәт һәм зур теләк белән үтте. Кешеләр нык дулкынланган иде. Мин бөтен нәтиҗәләр дә җиңүченең бер – демократия булуын күрсәтер дип уйлыйм. Демократия җиңде», диде Толедо.

Ул шулай ук, әлеге сайлау Туниска гына түгел, ә бөтен дөньяга уңай йогынты ясаячак, халык күтәрелешләре булган башка гарәп илләрендә дә якындагы айларда һәм елларда кешеләр үз тавышларын бирәчәк, дип әйтте.

«Бу сайлаулар йогынтысы, ягъни мультипликатив тәэсире Либия, Мисыр, Сүрия, Йәмән кебек илләргә һәм башка илләргә дә таралырга мөмкин. Миңа әлеге сайлауны оештыручыларның, сайлау комиссиясенең гадәттән тыш зур эш башкарганын әйтергә рөхсәт итегез», диде Толедо.

Кушма Штатлар Дәүләт департаменты вәкиле Виктория Нуланд Тунистагы сайлауны гарәп дөньясындагы демократиягә борылыш буларак билгеләп үтте.

«Бу, берсүзсез, үткән чордагы автократик диктатурадан ватандашларының хокукларын ихтирам итүгә нигезләнгән хөкүмәт төзү юлында Тунис һәм ил халкы өчен мөһим борылыш булып тора», диде Нуланд.

Ризасызлар да булды

Сайлауны оештыручылар урнашкан биналардан ерак булмаган җирдә 50-ләп кеше утырып каршылык күрсәтте. Алар «Эннахада» хәрәмләште дип тикшерү үткәрүне таләп итте.

Сайлауны оештыручылар тавыш биргән вакытта җитешсезлекләрнең зур булмавын әйтә.

Әлеге протест вакытында исламчылар хатын-кызларның хокукларын санга сукмас дип борчылу белдерүчеләр дә булган.

Вашингтон нәтиҗә көтә

«Ән-Наһда»гә элекке хакимият эзәрлекләгәнгә 22 ел Британиядә яшәргә мәҗбүр булган Рәшит Ганнуши җитәкчелек итә.

Ганнуши үзе костюм, яклары төймәләнмәгән күлмәк кияргә ярата. Хатыны һәм кызы исә хиҗапта йөри. Әмма ул Туниста шәригать кануннары белән яшәүне һәм шулай ук Туниска ял итәргә килгән туристларга әхлак коды да кертмәячәген белдерде.

Ганнуши сүзләренчә, ул Төркия хөкүмәте башлыгы Рәҗәп Эрдоган алга сөргән урталыктагы исламчылыкны үрнәк итеп күрә.

АКШ Дәүләт департаменты вәкиле Нуланд Вашингтон Тунисның яңа конституциясендә шәригать факторы урын алу-алмауны караячак дип белдерде.

Аның фикеренчә, шәригать төшенчәсен һәркем үзенчә аңлатырга тырыша, АКШ яңа туып килгән демократияләрнең конституцияләре халыкара кеше хокукларына туры килсен өчен борчыла.

XS
SM
MD
LG