Accessibility links

Кайнар хәбәр

Каргалы зиратларында коршалау эшләре башланды


Татар Каргалысы зираты
Татар Каргалысы зираты

Оренбур төбәгенең иң зур татар авылы – Татар Каргалысында зиратларны коршап алу эшләре башланды. Әлеге зиратларның беренче кабер ташлары XVIII гасырның уртасына, ә зират корылмалары XIX гасыр башына карый.


1744 елда нигез салынган, заманында ун меңләп, ә бүгенге көндә дүрт меңнән артык халкы булган Татар Каргалы авылының өч зираты бар. Аларның һәрберсе өч чакрымнан артык корылма белән әйләндереп алынган. Гасырлар үтү белән белән вак ташлардан эшләнгән әлеге корылмалар урын-урыны белән җимерелә башлады. Зиратларны саклап калу өчен замандашларыбыз корылмаларны яңартырга уйлады. Шунысы да үзенчәлекле: өч атама белән бүленеп йөртелгән Каргалы халкының һәрберсе үз зиратына җирләнә.

Хәдичә Тәфкилева кабер ташы
Хәдичә Тәфкилева кабер ташы
Татар Каргалы авылының Куш манара мәчете имамы Хәлиулла хәзрәт Фәйзуллин: “Авыл халкы акча җыйды, корылмаларны урнаштыру өчен берничә өмә үткәрде”, дип сөйләде.

Авыл халкының зират тирәсендә киңәшмәгә яки өмәгә җыелуы сирәк күренеш түгел. Күп эшләр җәй айларында үтте. Өмәләрдә күбрәк урта яшьтәгеләр һәм яшьләр катнашты. Өч зиратның һәрберсендә берничә капка эшләнде, аларның рәсемнәре, шулай ук корылмалары да бер-берсен кабатламый. Кемдер корылмалар өчен хәзерге заман материалларын сайлаган булса, икенчеләре чүкелүчән тимерне кулай күргән.

Кырым ханы кызы төрбәсе
Кырым ханы кызы төрбәсе
Әйе, зират ул – авылның көзгесе һәм тарихи һәйкәле дә. Өч зират та тарихи: һәрберсендә авыл кешеләреннән башка, язучылар, танылган шәхесләр дә соңгы урыннарын тапкан. Менә бу төрбәләрнең беренчесендә Кырым ханы кызы җирләнгән, ул Урта Азиягә сәфәр вакытында вафат була һәм мөселман авылында җирләнә. Ташы узган гасырның 30нчы елларында юкка чыгарыла.

Кабер ташлары
Кабер ташлары
Өстәрәк, шундый ук таш корылмасы белән коршалган төрбә. Бу танылган шәхес, Котлымөхәммәт Тәфкилевның хатыны Хәдичәнең кабер ташы.

Зиратлар – тарих белән хәзерге заманны бергә тоташтыручы урын. Шуңа күрә “исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел” дип юкка гына әйтелмәгәндер.

XS
SM
MD
LG