Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 15:15

Мин Төмән шәһәрендә яшим, аның Русия күләмендә яшәү шартлары рейтингында икенче урынга чыгуын горурланып каршы алдым. Чынлап та, соңгы елларда бик нык үзгәрде шәһәр. Төзелеш киң җәелдерелде, яңа төзелгән мәһабәт биналары бизи шәһәрне.

Төмәннең уңайлыклары башка шәһәрләрдә йөреп кайтуга ук сизелә. Шәһәр буйлап автобуслар күп йөри, тукталышларда халык җыелып тормый, үзәк урамнарда аларны көтеп торырга да туры килми. Маршрут таксилар да күп йөри. Халык турында кайгырту җәһәтеннән аларның искеләрен маршрут юлларыннан төшерделәр, хуҗаларына яңалар белән алмаштыруны бурыч итеп куйдылар, инде яңаларының саны артканнан-арта бара. Таксилар да күп шәһәрдә, чакыруга тиз килеп җитәләр, бәяләре дә югары түгел.

Шәһәр транспорты мәсьәләсенең уңай хәл ителүен читтән килгән кешеләр дә сизми калмый, машина йөртүчеләрнең җәяүлеләргә ихтирамлы, сак булуларын да күрәләр, “сездә транспорт культурасы югары икән” диләр. Дөрес, шәһәр урамнарында җәй саен юлларны төзекләндерү эшләре үткәрелә, әмма юлларны киңәйтү юл бөкеләрен шактый киметте.

Сәламәтлекне саклауда да уңай үзгәрешләр бар. Хастаханәләр заманча медицина җиһазлары белән тәэмин ителде, зур нейрохирургия үзәге төзелде, хәзер аны югары дәрәҗәдә җиһазландыру эше бара, тиздән ачылачак.

Яңа цирк һәм драма театры биналары Русия күләмендә дан тота, гастрольләргә абруйлы коллективлар өзлексез килеп тора. Шәһәрнең һәр районында базар бар, алар җылы биналар эчендә, сәүдә үзәкләре бик күп. Аларның күп булуына сәүдәгәрләр генә сөенми.

Контейнерларга җыелган чүпне шәһәр читендәге чүплекләргә вакытында чыгаралар, кайбер шәһәрләрдәге кебек, урамнарда өемнәр хасил булмый. Иртән торуга ишек аллары, урамнар себерелгән була.

Сугыш һәм тыл ветераннарына йортларын, фатирларын төзекләндерү өчен планлы рәвештә матди ярдәм күрсәтелә. Югары уку йортлары күп, яшьләр теләгәнен сайлый ала.

Гөлле-чәчәкле шәһәр булса да, Төмән дә җәннәт бакчасы түгел, замана шәһәре ул, җитешсезлекләр монда да җитәрлек. Азык-төлеккә, даруларга бәяләрнең күтәрелгәннән-күтәрелә баруын күпләр үз җилкәләрендә сизә. Хәзер, советлар чорындагы кебек, хастаханәләргә теләгән вакытыңда планлы рәвештә кереп дәваланып чыга алмыйсың, бюджет акчаларын оптимальләштерү нәтиҗәсендә стационарларда урыннар кимеде, авыр хәлдәге авыруларны гына кабул итәләр. Медицина хезмәте акрынлап тулысынча түләүлегә күчеп бара шикелле. Башка шәһәрләрдәге кебек, монда да урамда аунап яткан исерекләрне ашыгыч медицина ярдәме машиналары күтәреп алып хастаханәгә китерергә мәҗбүр, чөнки исерекләрне айныту пунктлары ябылды – бу хәл, әлбәттә авыру кешеләрнең ризасызлыгын тудыра.

Байлар байларча яши, алар коммерция нигезендә эшләүче хосусый медицина үзәкләрендә дәвалана алалар, андый үзәкләр җитәрлек, Русия күләмендә билгеле югары квалификацияле әйбәт табиблар бар. Урта хәллеләр, ярлылар юрганнарына карап аяк сузарга өйрәнә.

Булган җитешсезлекләр, күңелсезлекләр – башлыча капитализм системасының җимеше, гади халык һәм шәһәрнең бүгенге җитәкчеләре сайлап алган система түгел ул, халык шуңа күнегергә, идарә органнары җитәкчеләре җайлашырга мәҗбүр.

Себер халкы гомумән дә сабыр бит ул. Шәһәрнең иң зур уңышы шунда булса кирәк: соңгы елларда идарә органнары җитәкчеләренең халык үтенечләренә игътибары артты, кеше гозерен җавапсыз калдырмыйлар кебек күренә. Идарә җитәкчеләре белән халык арасында электрон элемтәнең җайга салынуы да зур роль уйный монда, өлкәннәр өчен түләүсез компьютер курслары актив рәвештә эшли.

Җитәкчеләрнең гади кешегә игътибары киләчәккә өмет, туачак көнгә ышаныч уятмый калмый.

Бибинур Сабирова
Төмән шәһәре

XS
SM
MD
LG