Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО көчләре Либиядән китәргә ашыкмый


НАТО Либиядәге хәрби-һава операциясен тәмамлавын кичектерә. Илнең Милли күчеш шурасы рәисе Мостафа Габдел Җәлил Төнья-Атлантик альянс җитәкчелеген Либия һава чикләрен саклауны тагын бер елга озайтырга сорады.

Хәзерге вакытта НАТО, БМО һәм Либиянең яңа хакимияте арасында сөйләшүләр дәвам итә. Альянс әгъзаларының бугенге очрашуы исә 28 октябрьгә күчерелде.

Узган атнада Мөәммәр Каддафи һәлак булганнан соң НАТО җитәкчелеге Либиядәге миссиясен 31 октябрьгә кадәр тәмамлаячагы турында белдергән иде.
XS
SM
MD
LG