Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 00:54

Мәскәү «Норд-Ост» фаҗигасен искә ала


Мәскәүнең Дубровка театрына бүген кешеләр чәчәкләр китерә

Мәскәүнең Дубровка театрына бүген кешеләр чәчәкләр китерә

Мәскәүдә бүген Дубровка театры фаҗигасендә һәлак булганнарны искә алалар. 9 ел элек монда коралланган төркем бәреп кереп, анда тамаша карап утырган 800ләп кешене тотык итеп ала.

3 көннән Русиянең махсус көчләре, билгесез газ кулланып, һөҗүм башлый. Нәтиҗәдә тотыкларның күбесе һәлак була. Рәсми саннарга караганда, 129 кеше корбан була. Төгәл мәгълүматлар әлегәчә билгесез.

Бүген Дубровка театрының искә алу тактасы янында шәмнәр яндырылды, фаҗига корбаннарының фотолары куелды.

Мәйданда матәм музыкасы уйный. Монда җыелганнарның күбесе яшь кешеләр, дип хәбәр итә «Интерфакс» агентлыгы. Дубровка театры янына бүген шулай ук «Норд-ост» мюзиклы тамашачыларының һәм Русиянең башка терактларында һәлак булган кешеләрнең туганнары килде.

XS
SM
MD
LG