Accessibility links

Кайнар хәбәр

Boeing-787 "Хыял очкычы" беренче рейсын үтәде


Boeing 787 Dreamliner очкычы Токионың Нарита һава аланыннан күтәрелә
Boeing 787 Dreamliner очкычы Токионың Нарита һава аланыннан күтәрелә
Яңа Boeing-787 очкычы бүген беренче даими рейсын үтәде. Ул Токиодан Һонконгка килде. 260 юлчыны сыйдыра алган очкычта журналистлар белән бергә беренче рейста махсус килү өчен билетларны югары бәягә сатып алган кешеләр бар иде.

Boeing-787нең икенче исеме «Dreamliner”, ягъни “хыял очкычы”. Аның төзелешендә җиңел материаллар кулланганга очкыч ягулыкны шактый дәрәҗәдә экономияли. Зур лайнерларның башка өлгеләре белән чагыштырганда әлеге сан 20 процентка җитә.
XS
SM
MD
LG