Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:38

Меркель: "Евро бетсә, Европа да бетәчәк"


Ангела Меркель Германия парламентында чыгыш ясый

Ангела Меркель Германия парламентында чыгыш ясый

Германия канцлеры Ангела Меркель Грецияне бурычлар кризисыннан чыгару өчен ашыгыч чаралар күрергә кирәклеге турында белдерде.
Югыйсә, евро юкка чыгарга мөмкин. Ә аның белән бергә Европа да бөләчәк. Бу турыда Меркель бүген Германия парламентында чыгыш ясаганда белдерде.

Бүген Брюссельдә икътисади мәсьәләләргә багышланган Европа берлеге саммиты башлана. Төп темалар арасында – Грециягә финанс ярдәм күрсәтү, Европа банкларының капиталын үзгәртү һәм еврозона илләренең тагын да ныграк берләшүе.

Әйтергә кирәк, Греция бурычы мәсьәләсен хәл итү юлларын һәм Европа финанс иминлеге фондының күләмен Европа илләре төрлечә күзаллый.

XS
SM
MD
LG