Accessibility links

Кайнар хәбәр

Лужков сораштыруга һичшиксез киләчәге турында әйтә


Юрий Лужков
Юрий Лужков
Юрий Лужков чит илдә калмаячак һәм Мәскәү Банкында акча үзләштерүне тикшергән җинаять эшендә шаһит буларак катнашу өчен Русиягә киләчәк.

Бу турыда башкаланың элекке мэры “Интерфакс” агентлыгына белдерде. Аның сүзләренә караганда, якын көннәрдә ул Мәскәүгә килү вакытын әйтәчәк. Лужковның якын дусты Иосиф Кобзон исә Русия мәгълүмат чараларына экс-мэрның сораштыруга 10 ноябрьдә киләчәге турында әйтте.

Элегрәк кайбер мәгълүмат чаралары Лужков Русиягә кайтмаячак дип язган иде. Экс-мэр үзе исә сораштурыга чакырылуын «Азатлык» радиосының урыс редакциясенә биргән интервьюсы белән бәйләде. Әлеге әңгәмәдә Мәскәүнең элекке башлыгы Русиянең хәзерге хакимиятләрен тәнкыйтьләгән иде.

Тикшерүчеләр белдерүенчә, Мәскәү Банкының элекке җитәкчеләре Андрей Бородин һәм Дмитрий Акулинин башкала экс-мэрының хатыны Елена Батурина белән бәйле ширкәтләргә 13 миллиард сумлык тәэмин ителмәгән кредит бирүдә ярдәм иткән.
XS
SM
MD
LG