Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русияне руслар кордымы яисә паспортка “милләт” кирәкме?


Советлар Берлеге һәм Русия паспортлары: берсе "милләтле", икенчесе "милләтсез"
Советлар Берлеге һәм Русия паспортлары: берсе "милләтле", икенчесе "милләтсез"

Русия Дәүләт Думасы сайлауларына бер ай чамасы вакыт калып барганда, Коммунистлар партиясе урыс халкын Конституциягә дәүләт коручы халык дип теркәтү һәм паспортларга милләт графасын кайтаруны тәкъдим итә.


Советлар Берлеге заманы паспортларында кешенең милләте турындагы бишенче графаның туксанынчы елларда бетерелүе җәмәгатьчелектә зур гына шау-шу тудырган иде. Моңа карамастан Русия Федерациясе паспортларында милләт графасы булдырылмады.

“5нче графаны кайтаруны халык хуплый”

Инде хәзер бу теманы Коммунистлар партиясе күтәреп чыкты. Коммунистлар партиясенең үзәк комитет секретаре Сергей Обухов сүзләренчә, Советлар Берлеге заманындагы паспортларда урын алган милләт графасын кире кайтарырга кирәк. Аның сүзләренчә, Русиянең кайсы гына төбәгендә булмасын, халык бу тәкъдимгә җылы карый.

Тик Обуховның әлеге фикерен Дәүләт Думасындагы “Бердәм Русия” партиясе депутаты Николай Панков кире кага. "Милләт графасы Русия паспортларында урын алмасын, кирәк икән коммунистлар милләтләрен партия билетларына язсын. Бу – бары тик сайлау алдыннан тавыш җыю өчен генә әйтелгән бер фикер", дип белдерә ул.

“Русия АКШ түгел

Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов Обухов тәкъдименә үз карашын белдерде.

Хафиз Миргалимов
Хафиз Миргалимов
"Русиядә беренче чиратта милли мәсьәләләрне карый торган министрлык юк. Ничек шулай була аладыр инде ул? Без бит Америка Кушма Штатлары түгел. Инглизләр, испаннар, французлар Америкадагы индеецлар җирен яулап алдылар да, барысына да америка ватандашы дигән исем биреп куйдылар. Әмма без бит үзенчәлекле дәүләт. Безнең меңъеллык тарихыбыз бар. Аларның исә – 300 еллык.

Вакытында Татарстан республикада бирелүче Русия паспортларына өстәмә бит куеп бик дөрес эшләде. Без – татар халкы, монда туган, монда үскән. Үз телебезне, үз гореф-гадәтебезне өйрәнергә, танырга, онытмаска тиешбез", дип белдерде ул.

“Русиядә башка милләтләр дә бар әле”

Хафиз Миргалимов Обуховның тәкъдимен, "һәр кешенең үз фикере булганы кебек, Обуховның да бу сүзләре – аның шәхси фикере", дип бәяләде.

"Обуховның шәхси фикере Коммунистлар партиясенең карары була алмый. Бу катлаулы мәсьәлә. Моның өчен референдум уздырырга кирәк. Русиядә рус халкы кебек башка халыклар да бар", ди ул.

Миргалимов, паспорттагы милләт графасына кире кайтып, Русиядә һәм шул исәптән Татарстанда яшәүче катнаш гаилә балаларының милләтен теркәү мәсьәләсе шул гаиләләрнең үзләрендә хәл ителергә тиеш, ди.

“5нче графа халыкка горурлык кына бирәчәк”

Миргалимов сүзләренчә, паспорттагы бишенче графа темасына карата, Татарстан коммунистлары әлегә үзәктән бернинди күрсәтмә дә алмаган. Милләт графасын кире кайтару безнең сайлау алды программасында урын алмый һәм булырга да тиеш түгел. Ул аерым мәсьәлә, аны аерым карарга кирәк, ди ул.

Паспортларга милләт графасының кире кайтарылуы тәртип саклаучыларга рус булмаган милләтләрне башкалардан аерып алуны җиңеләйтмәсме, дигән сорауга, "рус булмаган милләтләр болай да тышкы кыяфәтләреннән үк аерылып тора инде", диде ул.

"Русиядә болай да кавказ ягы кешесен күрсәләр, шунда ук аларның паспортларын да, гореф-гадәтләрен дә, кайдан килгәннәрен, нәрсә эшләгәннәрен – барысын да тикшерәләр. Безнең турындагы бар мәгълүмат компьютерда бар.

Ә паспортка язу, шул төшенчәне язуда исбатлау булып тора. Ул бернинди дә зарар китермәячәк. Ул халыкка бер горурлык кына бирәчәк", дип белдерде Коммунистлар партиясенең Татарстан бүлеге җитәкчесе Хафиз Миргалимов.
XS
SM
MD
LG