Accessibility links

Кайнар хәбәр

Дөнья җиде миллиардынчы баланы көтә. Алты миллиардынчы булып туганы ни хәлдә?


Якын көннәрдә дөньяда җиде миллиардынчы баланың тууы көтелә. Шушы вакыйга алдыннан Азатлык радиосының Балкан бүлеге хәбәрчеләре алты миллиардынчы баланың хәлен белеп кайтты.


Тагын берничә көннән җир шарында халык саны җиде миллиардка җитәчәк. БМО фаразына күрә, бу хәл 31 октябрь көнне булырга мөмкин. Тарихи вакыйганың урыны әлегә хәбәр ителми.

Дөньяда һәр секунд саен якынча өч сабый туып торганын искә алганда, 7 миллиардынчы баланың кайда һәм кайчан туачагын төгәл белү мөмкин түгел. Берләшкән Милләтләр оешмасы моны “сәяси кулайлык” күзлегеннән чыгып билгели.

Әйтик, 6 миллиардынчы бала 1999 елның 12 октябрендә туган иде. БМОның ул чактагы генераль секретаре Кофи Аннан бу вакыйга өчен иң кулай урын дип Сараевоны сайлады. Янәсе, дистә елга якын сугыштан соң, бу вакыйга Балканда төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында татулык булдырырга ярдәм итәчәк.

Шулай итеп, Аднан Мевич дөньяның 6 миллиардынчы кешесе дип аталды. Бүген аңа инде 12 яшь, ул Босния башкаласы Сараево янындагы Високо шәһәрендә яши.

Дөньяның алты миллиардынчы баласы
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:02:00 0:00
йөкләү

Тырыш, юмарт күңелле гади генә бер малай. Башка балалар шикелле үк, мәктәптә алган билгеләре өчен борчыла, шактый яхшы укыса да, тагы да яхшырак укырга тели.

“Мәктәптә гел бишлегә укыйм. Инглиз теленнән генә дүртлем бар. Иң яраткан дәресләрем - физкультура, тарих һәм география. Шулай да, мин тагы да яхшырак укырга тиешмен”, ди Аднан.

Аднан 1999 елның 12 октябрендә төн уртасыннан соң ике минут узгач туды. Берләшкән Милләтләр Оешмасы белгечләре, дөньяда халык саны артуын тикшереп, бу көнне алдан ук “6МБ көне” дип билгеләп куйган иде.

Оешманың ул чактагы генераль секретаре Кофи Аннан, Сараево хастаханәсенә махсус барып, яңа туган баланы кулына алып рәсемгә төште.

6 000 000 000 булган көн

Аднанның әнисе Фатима ханым баласын шактый авыр тапса да, ул көнне “бик бәхетле” көн дип искә ала.

“Aның тууына мин бик шатландым. Ә инде ул дөньяда 6 миллиардынчы бала дип килеп әйткәч, тагы да ныграк куандым”, ди Фатима.

Ләкин шуннан соң гаиләгә авырлыклар килә. Кайчандыр тукыма ширкәтендә эшләгән Фатима ханым 1992-95 еллардагы Босния сугышыннан соң эшен югалта һәм икътисады туктап калган Високо төбәгендә башка эш таба алмый. Аның ире, Ясминко, яман шеш белән авырый һәм үзенең оператор эшен дәвам итә алмый.

Сараевоның шәһәр идарәсе, Аднанның 6 миллиардынчы бала булуын искә алып, бу гаиләгә аена 140 доллар стипендия түли. Ләкин бу акча тулысынча диярлек көндәлек тормыш итүгә һәм Аднанның әтисенең даруларына китеп бара.

Елга бердәнбер көн

Аднан Мевич: "“Башта әтиемә ярдәм итсеннәр иде"
Аднан Мевич: "“Башта әтиемә ярдәм итсеннәр иде"
Фатима сүзләренчә, ел саен 12 октябрь көнне түрәләр Аднанның туган көнен котларга килә. Ләкин бу котлаулар гына аларның хәлен яхшырта алмый.

“Алар улымны зурлап, хөрмәтләп котлый. Һәм без хәлебезне сөйләп күрсәткәч, һәрберсе шакката. Ләкин туган көненнән соң икенче көнгә тормышыбыз элеккечә дәвам итә”, ди Фатима.

Аднан һәм аның әти-әнисе Високодагы кечкенә генә фатирда бер бүлмәдә йоклыйлар. Аднанга футбол мәктәбенә йөрерлек акча да юнәтә алмыйлар.

Улының туган көнендә төшкән фотоларны һәм дөнья күргән мәкаләләрне актарып, Фатима ханым, Босния хөкүмәте һәм халыкара җәмәгатьчелек тарафыннан онытылган итеп хис итүе турында сөйли.

Фатиманың иң курыкканы – улы каты авырып китсә, аңа ярдәм итәрлек хәлдә булмавы – бу турыда сөйләгәндә аның күзләрендә яшьләр чыга.

“Өч ел элек Сараевода педиатрия үзәге ачылганда улымны анда хөрмәтле кунак итеп чакырдылар. Ләкин ул үзәктә дәвалану безнең хәлдән килә торган эш түгел. Ярый әле ул әлегә сау-сәламәт, Аллага шөкер. Бердәнбер проблем – табиблар аның йөрәгендә бер кечкенә генә тишек таптылар”, ди Фатима.

Тиздән 7 000 000 000 булабыз

Аднан һәм аның гаиләсенең хәле дөньядагы халыкның арта баруы уңаеннан туган борчуларны да чагылдыра.

БМО үзенең 6МБ проектын әзерләгәндә, хәерче һәм тәрәккый итүче илләрдә “демографик шартлау” куркынычы турында кисәтүне дә максат итеп куйган иде.

12 ел эчендә дөньядагы халык саны тагын бер миллиардка арткан. 2050 елга бу сан 9.3 миллиардка җитәр дип көтелә, үсешнең 97%ы хәерче илләргә туры киләчәк.

Дөньяда халык саны һәм гомер озынлыгы арта барган мәлдә, демография белгечләре халыкка азык-төлек вә торак җиткерүдә зур авырлыклар туачагы турында кисәтә.

Ләкин бу глобаль мәсьәләләр Аднанны әлегә борчымый, аның үз борчулары бар. Аның хыялы – әтисе белән балыкка бару. “Моның өчен безнең гаиләгә әз генә ярдәм итсеннәр иде”, ди ул.

“Башта минем әтиемә дәваланырга ярдәм итсеннәр иде, аннары миңа. Теләгем шул гына”, ди дөньяның 6 миллиардынчы кешесе Аднан Мевич.
XS
SM
MD
LG