Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:39

Шәһәрдә бер төркем кеше урыс милли-мәдәни автономиясе төзү башлангычы белән чыкты. Оештыру җыены быелның 4 ноябрендә, “Энергетик” мәдәният сараенда узачак. Әлеге чара алдыннан Чаллы ТИҮ әгъзалары урам җыены уздырырга әзерләнә.


Чаллыда урыс милли-мәдәни автономиясе төзелү хакындагы хәбәр “Челны-ЛТД” газетында дөнья күрде. Хәбәрдә автономия төзү башлангычы белән чыгучыларның исемнәре дә күрсәтелә. Бу төркемдә Любовь Коба, Николай Алешков, Александр Зотов, Александр Бабаев, Валентина Хенвен, Юрий Шеин, Анатолий Васильев кебек Чаллы халкына яхшы таныш булган шәхесләр бар.

Әлеге кешеләр фикеренчә, Чаллыда яшәүчеләрнең 45,6 проценты татар булып, 44,9 проценты – урыслар. Элек киресенчә булган. Бу күренеш урыс милли-мәдәни автономиясен төзергә кануный хокук бирә икән.

“Урыс милләте – Русиянең төп милләте. Урыслар башка халыкларны берләштереп тора. Автономиянең максаты урыс телен һәм мәдәниятен яклау булачак.

Рәфис Кашапов

Рәфис Кашапов

Мәктәпләрдә тел өйрәнүгә киткән сәгатъләр саны турындагы мәсьәләне дә күтәрергә мөмкин. Тел һәм мәдәниятне үстерүгә бюджет акчасын бүлүгә депутатларның хокукы бар”, дип саный урыс автономиясен булдырырга теләүчеләр.

Әлеге фикерләр уңаеннан Чаллы ТИҮ утырыш уздыра һәм кайбер каршылык чаралары турында карар кабул итә.

“Бу газет язмасы чыккач, Чаллыда шактый шау-шу туды. Татар зыялылары да, башка милләт вәкилләре дә шалтыратып әйтәләр, ни өчен газетта мондый язма басылган, дип кызыксыналар.

Без ТИҮнең соңгы җыенында бу язманы укыдык. 25 кеше исеменнән газет сәхифәсендә фикеребезне белдердек. 29 октябрьдә, 11 сәгатьтә Җиңү паркында без урам җыены уздырабыз һәм булачак урыс оешмасына карата фикеребезне әйтәчәкбез.

Аларның 4 ноябрь көнне шәһәрнең иң зур мәдәният сарайларының берсендә җыелып, оешма төзүләре, нигезнамәсен кабул итү татар милләтеннән көлү, таптап, сытып узу дигәнне аңлата. Безнең барлык мохит болай да урыс белән бастырылган.

Чаллы урысларының берләшүе бер яктан яхшы да. Башка милли оешмалар моны күреп, алар да берләшер, дигән уй бар. Шуның белән әлеге урыс оешмасына каршы торырлар.

Соңгы вакытта гына Татарстанда 170ләп татар мәктәбе ябылды. Бу татар халкы, аның җитәкчеләре өчен хурлык. Бер генә урыс оешмасы да татар мәгарифе өчен борчылу белдермәде, аңларга теләмәделәр. Андый күренеш булмас та”, дигән фикерен “Азатлык”ка җиткерде Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов.

Милли Мәҗлес рәисе урынбасары Фаик Таҗиев Чаллыда урыс милли-мәдәни автономиясе булдырырга теләүчеләрнең байтагын совет заманнарыннан ук белә. Аларның башлангычына үз мөнәсәбәте бар.

“Әлеге башлангыч белән чыккан кешеләр арасында заманында Чаллы комсомол җитәкчеләреннән берсе булган Коба, “КамГЭС” төзелеш берләшмәсе комсомол секретаре Бабаев, Чаллы урыс язучылары берлеге рәисе Алешков бар.

Фаик Таҗиев

Фаик Таҗиев

Болар элек “интернационалист” булып, яшь буынны тәрбияләп йөргән затлар. Берләшүләренең сәбәбенә игътибар итсәң, әлеге адәмнәрнең ни дәрәҗәгә җиткәннәрен абайларга була.

Янәсе, Чаллыда татарлар саны урысларныкыннан 0,7 процентка артыграк икән. Урыслар элек күбрәк булган, имеш. Бу табигый күренеш. КамАЗ төзелеше беткәч, СССР таркалгач, күп кенә урыс гаиләләре туган якларына кайтып китте. Кайберләре татарлар белән фатир алмашып китеп барды.

Чаллыда гына түгел, Татарстанда әлегә дәүләт теле булып чынбарлыкта гел урыс теле тора. Татар теленең даирәсе Татарстан кысаларында да тарая гына бара. Шул вазгыятьтә ничек итеп урыс телен яклап, мәдәни автономияләр төзеп йөрмәк кирәк?!

Күрәсең, бүгенгә кадәр татарның урыслашып бетмәве дә алар өчен куркыныч хәл булып күренә. Минемчә, боларның әлеге берләшүе киләчәк сайлаулар кампаниясенә бәйле. Урыс бәхете өчен көрәшәбез дип, алдап сайланмакчы булалар, күрәсең”, дип фикер йөртә Фаик әфәнде.

Чаллыда 29 октябрьдә Җиңү паркында булачак урам җыенында катнашучылар авызларын кара тасмалар белән каплаячаклар. Шундый ысул белән алар татар телен кысуга каршы булуларын күрсәтәчәкләр.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG