Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татарлары корылтайларга әзерләнә


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары вәкилләре утырышы узды. Анда ике мәсьәлә каралды. Беренчесе – алда торган форумнарга әзерлек булса, икенче көн тәртибе Бәләбәй татар гимназиясе язмышы турында мәгълүмат тыңлаудан гыйбарәт булды.


Форумнарга әзерлек турында Башкортстан татар җәмәгатьчелеге оешмалары берлеге рәисе урынбасары профессор Мәҗит Хуҗин чыгыш ясады:

“Ниһаять, алда торган чараларның даталары билгеләнде. Башкортстан татарлары корылтае 23 декабрьдә Уфа Нур татар дәүләт драма театры бинасында узачак. Аңа һәр өч мең кеше исәбеннән бер делегат сайланачак. Монда без 1989 елгы җанисәп мәгълүматлары белән эш иттек. Дөрес, хакимият татарлар саны күпкә киметелгән соңгы халык санын алу нәтиҗәләре белән эш итәргә кушкан иде, без аңа бармадык.

Мәҗит Хуҗин
Мәҗит Хуҗин
Корылтайга барлыгы 375 делегат сайланачак. Шуларның сиксәне Уфадан. Без милли хәрәкәттә катнашкан һәр кешебезне башкала районнары аша делегат итеп сайларга тиешбез. Шулай ук чарага билгеле зыялыларыбызны да чакырасы иде. Корылтайга татарлар күпләп яшәгән 42 районнан кунаклар да чакырылачак.

Әлеге чарага кадәр тагы ике форум узачак. Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте һәм Башкортстан татарлары конгрессы корылтайлары. Без аларның һәрберсенә ике йөз тирәсе делегат җыячакбыз. Милли-мәдәни мохтарият корылтае 21ноябрь, Башкортстан татарлары конгрессы 10 декабрь узачак. Әлеге чараларга кадәр районнарда делегатлар сайлау конференцияләре узарга тиеш. Башкортстан татарлары корылтаена да, милли-мәдәни мохтарият форумына да, Башкортстан татарлары конгрессына да делегатлар шул бер конференциядә сайланачак. ”

Мәҗит Хуҗин Башкортстан татарлары конгрессында алдагы елда узачак Бөтендөнья татарларының V конгрессына сиксән делегат та сайланачагын хәбәр итте.

Утырышта шулай ук Бәләбәй татар гимназиясе язмышы турында мәгълүмат тыңланды. Аны мәктәп мөдире Нурмөхәммәт Хөсәенов ирештерде:

Нурмөхәммәт Хөсәенов
Нурмөхәммәт Хөсәенов
“Белүегезчә, гимназия статусы бетереләчәге хакында миңа 29 сентябрь документлар тапшырган иделәр. 30 сентябрь Уфада әлеге уңайдан татар җәмәгатьчелеге зур җыен уздырды. Анда мәгариф министрлыгы вәкиле дә катнашкан иде. Шуннан интернет аша бу хакта хәбәрләр ташкыны таралды. Нәтиҗәдә мине вице-премьер Зөһрә Рәхмәтуллина һәм мәгариф министры Әлфис Гаязов кабул итте. Сөйләшүдә гимназия статусы кайтарылачагын ирештерделәр, башка тавышланмаска, әгәр мөмкин булса, интернетка куелган хәбәрләрне кире алырга куштылар.

Сөйләшүләрдә мин аларга Рәхимов чорыннан калган әләк һәм шымчылык итү структурасы турында да мәгълүмат бирдем. Эш шунда, һәр мәктәптә төп милләт вәкиле булган бер шымчы бар. Алар махсус куелган. Татар мәнфәгатенә ни дә булса эшләнү белән алар район мәгариф бүлегенә, тегеләре исә Уфага хәбәр итә. Бу механизм шундый әйбәт корылган, Мортаза Рәхимов китсә дә, ул һаман эшләвен дәвам итә. Мин шушы шымчылардан котылу кирәклеген күтәрдем, югыйсә җәнҗаллар чыгудан туктамаячак.

Мәктәпкә комиссия килеп аны яхшы дип тапты. Статус калу турында документларны тапшырдылар. Без элеккечә гимназия статусында белем бирүне дәвам итәбез. Безнең мәктәпнең статусын алуны оештырган мәгариф министрлыгы эшен күзәтү хезмәте башы урынбасарына кисәтү ясалуын да беләм”.
XS
SM
MD
LG