Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мостафин эшен дәвам итүче булырмы?


Фоат Галимуллин
Фоат Галимуллин

Бу көннәрдә Казанның милли музеенда Рафаэль Мостафинны искә алу чарасы узды. Мостафинга быел 80 ел тулган булыр иде. Язучы үзенең туган көненә бер ай калганда, апрель аенда вафат булды.


Рафаэль Мостафинның үз гомерендә татар, рус, казакъ, азәрбайҗан, украин телләрендә төрле темаларга багышланган китаплары басыла. Кол Галидән алып, бүгенге язучыларга кадәр, шулай ук рус язучыларына да бәя бирә ул. Төрле тарихи темаларга кагылышлы фәнни тикшерүләр алып бара.

Шулай да Мостафинның гомерлек темасы һәм кызыксынуы Муса Җәлилгә багышланган. Җәлилнең каһарман булуын дәлилләр өчен Мостафин күп кенә документлар, аеруча алман документлары белән эшли. "Ул шуның белән аерылып тора иде: аның сүзләре һәрвакыт документлар белән дәлилләнгән иде", диде аның турында Милли музей җитәкчесе Гөлчәчәк Нәҗипова.

Кичәдә Рафаэль Мостафинның үткән юлы, аның эшчәнлеге турында сөйләшү булды. Аның турында төрле истәлекләр сөйләнде. Аларның берсендә Мостафинның “Казан утлары” журналында эшләгән дәвере турында әйтелде. Разил Вәлиев аның 1968 елда Татарстан язучылар берлеге корылтаенда әйткән сүзләрен искә алды:

“Бер караганда, ул шундый итагатьле кеше, беркемгә дә авыр сүз әйтмәс, күтәрелеп чыкмас, җитәкчеләр белән дә һәрвакыт уртак тел таба, бөтен яктан да килгән кеше иде. Шулай да 1968 елда, ялгышмасам, Татарстан язучылар берлеге корылтае вакытында ясаган чыгышы әле дә күз алдында тора.

Ул Камал театрының Горький урамындагы иске бинасында булды, бик күп язучылар җыелган иде, Мәскәүдән дә килгәннәр иде, союздаш республикалардан, башка төбәкләрдән дә язучылар бар иде. Һәм шунда Рафаэль Мостафинга сүз бирелгәч, ул безнең революциягә кадәрге журналларны, китапларны кулына тота-тота, бик тә ялкынлы чыгыш ясады.

"Менә безнең 1917 елга кадәр нинди журналларыбыз чыккан, нинди китапларыбыз чыккан, аларның тиражлары нинди булган. Ә бүген без ни хәлдә?! Нибары берничә журнал чыгарабыз, ә революциягә кадәр 30дан артык журналыбыз чыккан", дип сөйләде ул. Зал аны алкышларга күмде һәм шуның нәтиҗәсе буларак, берничә көннән аны “Казан утлары”ның баш редакторы хезмәтеннән бушаттылар”.

Мостафинның “Татарстан” журналында эшләгән вакытында журналларның эчтәлеге турында галим Фоат Галимуллин сөйләде:

“Татарстан” журналы дип исемләнгән әлеге басмабыз шулкадәр төрле итеп, шулкадәр бай итеп чыгып барган икән. Без аны үз вакытында күрмәгәнбез.

Соңгы вакытларда мин, әлбәттә, Рафаэль Мостафинның юбилеена әзерләнү уңаеннан түгел, ә бәлки кызыксынып, шушы журналның тупланмаларын карап, өйрәнеп утырдым. Анда – диңгез.

Менә биредә инде шушы бер басмада эшләү нәтиҗәсендә генә Рафаэль Мостафинның безнең әдәбиятыбызга, җәмгыятебезгә, халкыбызга никадәр зур эш эшләгәнен күреп торабыз”, диде ул.

Рафаэль Мостафинның гомере буе алып барган күпкырлы эшчәнлеге үзе үк өйрәнү, фәнни тикшерү сорый. Гөлчәчәк Нәҗипова, Мостафин эшчәнлеген дәвам итүчеләрне өметләнеп көтеп калабыз, диде. Үз вакытында Муса Җәлил тормышын, иҗатын өйрәнүне Гази Кашшаф башлап җибәргән булса, әлеге тикшерүләрне нәкъ Мостафин дәвам иткән.
XS
SM
MD
LG