Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 23:37

1 октябрь – Берләшкән милләтләр оешмасы карары белән 1992 елдан бирле өлкәннәр көне буларак билгеләнеп килә. Билгеле, айның башка көннәрендә дә бу бәйрәмне онытмыйлар, төрле чаралар, кичәләр үткәрү дәвам итә.


Омскида һәрвакыттагыча олы буын хөрмәтенә чаралар «Дуслык йорты» һәм милли-мәдәни оешмалар тарафыннан оештырылды. «Дуслык йорты» оештырган кичәдә милләттәшләребез дә катнашты, ягъни, кунак булдылар, чәй өстәле артында сыйландылар, рус коллективлары чыгышларын карадылар.

Шәһәр татар милли-мәдәни мохтарияте өлкәннәр өчен бәйрәмне узган якшәмбедә үткәрде. Кичә шул ук «Дуслык йорты»нда булды. Билгеле, инде биредә фәкать татар җырлары яңгырады, кичә татар телендә алып барылды.

Закир хәзрәт вәгазь сөйли

Закир хәзрәт вәгазь сөйли

Кичә хәер-дога белән башланды. Алып баручы, Омскиның педагогия университеты талибе Айрат Әхкамов бу гамәлне үтәү өчен сүзне “Хәер-
Ихсан” мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыповка бирде. Хәзрәт дога кылганнан соң берникадәр вәгазь дә сөйләп үтте, һәммәбезнең Аллаһы-тәгалә каршында җавап бирәсебез бар, шуңа да әзерләнергә кирәк, дип, халыкка исәнлек-саулык теләп сүзен тәмамлады.

Рәсми даирәләрдән өлкәннәрне сәламләп «Дуслык йорты» мөдире Наталья Степанова чыгыш ясады. “Өлкә башлыгы алып барган сәясәт нәтиҗәсендә Омски җирендә тынычлык, иминлек һәм төрле милләтләр арасында үзара аңлашып яшәү хөкем сөрә, мондый караш – милли мәдәниятләрне, йолаларны, Русиядәге һәр халыкның тарихын саклау – губернатор сүзләрендә яңгырый”, диде «Дуслык йорты» җитәкчесе үзенең чыгышында.

Яшьләр бии

Яшьләр бии

Кичә барышында мохтарият активы, «Умырзая» ансамбле яшьләре өлкәннәрне сөтле чәй, тәм-томнар белән сыйладылар, төрле уеннар оештырдылар, халык һәм эстрада җырлары, биюләр бүләк иттеләр.

Килгән кунакларның күпчелеге шактый олы яшьтә булса да, уеннарга, җырга-биюгә актив кушылдылар. Өлкәннәр “Беренче мәхәббәт”ләрен,
“Туган авыл”ларын сагынып моңландылар, “Авыл”, “Шахта” һәм башка көйләрне исләренә төшерделәр. 80 яшен тутырган Рәшидә апа Курамшина башкарган җыр һәммәсенең күңеленә хуш килде.

Өч сәгатьтән артык барган кичәдән барысы да канәгать калды кебек. Кемдер танышлары белән очрашуына шат, кемдер канәгать булса да, татарларның бердәм булмавына борчыла. Шулай да, һәммәсе алдагы очрашуларга өметләнүен белдереп, оештыручыларга рәхмәтләрен укыды.
Рәшидә апа Курамшина җырлый

Рәшидә апа Курамшина җырлый

XS
SM
MD
LG