Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кавказ тотрыксызлыгының җеп очы Мәскәүдә


Төньяк Кавказда иминрәк саналган Ингушетиядә дә кешеләр югала, куәт структуралары тыныч халыкка карата рәхимсез кылана. Егетләрнең кулларына корал алуында Ингушетия башлыгы Евкуров ата-аналарны гаепләсә, хокук яклаучылар исә, хәрбиләрнең миһербансызлыгы аларны шул юлга этәрә, ди.


Ингушетия башкаласы Назрань үзәге базар һәм автостанция тирәсе белән чагыштырганда күпкә ыгы-зыгылы, хаос та күбрәк. Мака Пошева май аенда нәкъ шунда үзенең улы Русланны соңгы мәртәбә күрә. Улы аны машинасыннан эше янында төшереп калдырган. Биткаплагычлар кигән, кулларына автоматлар тоткан кешеләр аннан соң Русланның машинасын туктата. Бу хәлне күрүчеләр, Пошевага улын микроавтобуска мәҗбүри төртеп кертеп утыртып алып китүләрен сөйләгән.

“Мин менә дүрт ай инде аны тоткарларга бернинди сәбәп юклыгы турында уйлап утырам. Кечкенәдән ул бик тәртипле малай иде. Беркайчан да алдамады һәм урламады. Кешеләргә аның бер ягы гына ошамаска мөмкин, ул бик диндар иде”, ди Пошева.

Русланның ике кечкенә баласы бар һәм ул мәхкәмә приставы булып эшләгән. Пошева сүзләренчә, әгәр ул җинаять кылган булса, аны хөкем итәр өчен кануннар бар. “Әгәр чыннан да ул гаепле икән, аны җәзага тартсыннар, әмма аның кайда булуын, исәнме-юкмы икәнен әйтсеннәр. Минем бары тик шуны гына беләсем килә”, ди Пошева.

Евкуров халык өчен эшләргә тырыша

Мондый хәлләр Ингушетиянең көндәлек тормышы өчен гадәти күренеш булса да, бу төбәк Төньяк Кавказдагы башка республикалардан аерылып тора. Кремль Юнысбәк Евкуровны монда башлык итеп билгеләгәч, көч куллану соңгы өч елда кими төште. Аңа кадәр булган башлыклар вакытында ришвәтчелек үскәнгә һәм хакимият халык өчен кыл кыймылдатырга теләмәгәнгә күп кеше катнашкан протест чараларына да китергән иде.

Русиянең элекке хәрби офицеры Евкуров 1999 елда Косовода Приштина һава аланын штурмлауда катнашкан кеше. Ул, хәзер минем максатым - түрәләргә “барсы да халык өчен эшләнгәнлеген” аңлату, ди.

“Хәзер барсын да эшләп бетереп булмаганны халык аңласын иде. Барсы да барып чыкмый. Без проблемнар күпкә кимрәк булсын өчен тырышабыз”, ди Евкуров.

Ата-аналар да җаваплы

Евкуров ришвәткә баткан, иминлек көчләре басып алган төбәктә үзгә бер шәхес булып тора. Ул аларның террорга каршы операцияләрен киметергә тырыша, мәктәпләр төзелешен алга сөрә, хокук яклаучылар һәм гади кешеләр белән дә аралаша.

Юнысбәк Евкуров
Юнысбәк Евкуров
Евкуров солдатларның гадәттәгечә вәкаләтләре кысаларыннан чыгуларын таный. Шул ук вакытта ата-аналарны да гаепли. Ул, кораллы сугышчыларга каршы операцияләр вакытында егетләр тоткарлана икән, алар өчен ата-аналар җаваплы, ди.

“Һәр булган очракка ата-аналар “без белмәдек, без күрмәдек” дип әйтә. Менә монда сәгать 11-гә киләчәкләр, мин алардан сезнең балаларыгыз - 30-40 кеше урман кырыена җыелганны белдегезме, дип сорасам, алар “юк белмәдек” дип әйтәчәк”, ди Евкуров.

Пошева улының гаиләсен нык яратуын, кораллы сугышчылар белән бәйләнешкә керергә вакыты булмаганлыкны әйтә.

Шикләнелгәннәр юкка да чыга

“Мемориал” хокук яклау үзәге вәкиле Әбүбәкер Цечаев сүзләренчә, Пошеваның улы Руслан кебек күпләр кораллы сугышчылар турында нәрсә дә булса белә дип шикләнүгә үк юкка чыга.

“Кешедән нәрсәдә булса шикләнсәләр, икенче көнне үк аны юк итәргә, йортын яндырырга мөмкиннәр. Әгәр аларның дәлилләре булса, аны мәхкәмә аша хәл итәр иделәр”, ди Цечаев.

Евкуров террорга каршы һәр операцияне хуплый. Цечаев исә тентүләр һәм кулга алулар кимүгә карамастан, бу гамәлләрнең элеккечә үк көч кулланып һәм миһербансыз рәвештә башкарылуын әйтә.

Евкуровның көче җитми

“Мемориал”ның икенче бер вәкиле Әхмәт Бараһоев Евкуров көчсез булганга әлеге проблемнар туа дип белдерә.

“Кавказдагы хәлләргә Евкуров һәм республика җитәкчелеге дә йогынты ясый алмый. Күп гамәлләрне Евкуровка һәм башка берәүләргә дә буйсынмаган куәт структуралары кыла”, ди Бараһоев.

Тәнкыйтьчеләр фикеренчә, төбәктәге тотрыксызлык Мәскәү Кремле файдасына, чөнки Кремль бу төбәктә сәясәт алып барганда иминлек хезмәтләренә таяна, ә алар нәрсә тели – шуны эшли. Тәнкыйтьчеләрнең кайберләре исә, аларның кыланмышлары яшьләрне үз-үзләрен саклау һәм үч алу өчен кулларына корал тотарга мәҗбүр итте, ди.

Чыннан да, урамнарда вазгыять киеренке. Әмма бу хәлгә анда яшәүчеләр күнеккән инде. Марина булачак табиб, ул әлегә югары уку йортында белем ала. Аның сүзләренчә, атышларга да, шартлауларга да кешеләр тора бара ияләшә.

“Ни телибез – шуны эшлибез”

Назраньнан көнбатышка таба Малгобек дип аталган шәһәр бар. Ул төбәктәге иминрәк калаларның берсе дип санала. Шулай булуга карамастан, әле күптән түгел генә иминлек көчләре, "һөҗүмгә әзерләнгән кораллы сугышчылар иде" дип, анда алты ир-атны кулга алды. Евкуров бу террорга каршы дип аталган операциядә корбаннар булмаганга, аны югары бәяләде. Әмма күрше авылдагы исемен белдерергә теләмәгән бер хатын-кыз ул көнне битлектәге хәрби кием кигән 100-гә якын кешенең аларга бәреп керүен әйтә.

“Алар ишекләрне җимереп бәреп керде, безгә янады. Сез җинаятьчене качырып ятасыз дип әйттеләр. Безне мыскылладылар, без бик курыктык”, ди ул.

Бу хәлләрне үз күзләре белән күргән өлкән яшьтәге ханым солдатларга бу гамәлләре өче шикаять итәбез дип белдергәч, араларыннан берәү: “Авызыңны яп картлач, без монда ни телибез - шуны эшлибез!” дип әйткән.
XS
SM
MD
LG