Accessibility links

Кайнар хәбәр

Серб милләтчеләре "Азатлык"ның Балкан бүлегенә дәгъва белдерә


Kосово харитасы
Kосово харитасы
Сербия үтә милләтчеләре “Азатлык” радиосының Балкан хезмәте интернет сәхифәсендә урнашкан харитада Косово Сербиядән аерылган хәлдә күрсәтелүенә каршылык белдерде.

Милләтчеләр сүзләренә караганда, Косово Сербиянең аерылгысыз өлеше булып тора һәм бу факт харитада да чагылыш табарга тиеш. Алар бу “провокация”гә хакимият игътибар итәргә тиеш, дип саный.

Хаританы үзгәртүне таләп итеп, “Азатлык” радиосына интернет аша хатлар, Белград редакциясенә дистәләрчә шалтыратулар килде.

Журналистлар үз чиратында моны редакция сәясәтенә тыкшыну дип бәяли һәм Сербия хакимиятен тиешле чаралар күрергә чакыра.

Косово бәйсезлеген 2008 елда игълан итте. Аны АКШ, Британия, Германия, Франция һәм тагын 81 ил таныды.
XS
SM
MD
LG