Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:44

Вашингтон Тәһранда илчелек ача. Әлегә виртуаль


АКШ дәүләт секретаре Һиллари Клинтон беренче тапкыр фарсы телле мәгълүмат чарасына интервьюсын бирде. Әңгәмәнең шактый өлеше Иран халкы белән бәйләнешләр булдыруга багышланды. Бу юнәлештә Кушма Штатлар яңа алымнар кулланырга җыена.


“Америка авазы”ның Иран хезмәте журналисты белән аралашканда Һиллари Клинтон АКШ хакимиятенең Ислам җөмһүрияте халкы белән якынаерга теләвен белдерде. Моңа ирешер өчен Америка иң кулай юл сайлады - дөнья пәрәвәзен кулланырга булды. Иранлыларны җәлеп итәр өчен озакламый интернетта АКШ “виртуаль илчелеге” эшли башлаячак:

“Иран белән дипломатик мөнәсәбәтләребез булмавына карамастан, без Тәһранда виртуаль илчелек ачарга әзерләнәбез. Интернет сәхифәсе ел ахырына кадәр эшли башлаячак. Аның ярдәмендә без беренче чиратта Иран яшьләренә мөрәҗәгать итеп, аларны АКШта укырга чакырачакбыз. Без шулай ук башкалар белән дә мөнәсәбәтләр урнаштырырга җыенабыз. Америка һәм Иран халыкларын бер-берсе белән якынайтырга тырышачакбыз. XXI гасыр шартларында бу бик мөһим”, - диде Клинтон.

"Виртуаль илчелек"нең эшләү нечкәлекләре турында Клинтон әлегә берни дә әйтмәде. Билгеле булганча, Иран хөкүмәте интернетка карата кырыс чикләүләр куллана. АКШ хәзер аларны бетерү юллары турында уйлый. Клинтон әйтүенчә, кешеләр бер-берсе белән аралашырга тиеш. Мондый мөмкинлекнең булмавы – кеше хокукларының тупас бозылуы булып тора.

Билгеле булганча, Вашингтон белән Тәһран арасында дипломатик мөнәсәбәтләр 1979 елда Ислам инкыйлабыннан соң өзелде. Бүген әлеге мөнәсәбәтләрне гади халык дәрәҗәсендә башлап җибәрергә вакыт, диде Клинтон. Аның сүзләренә караганда, АКШ Иран халкының табигый теләген – азатлыкка омтылуын һәрьяклап яклый.

Ислам инкыйлабыннан хәрби диктатурага таба

АКШ дәүләт секретаре фикеренчә, Ислам җөмһүриятендә иреклек нисбәтендә хәлләр яхшы якка үзгәрми. Аңа килеп ирешкән мәгълүматларга күрә, Иранда кайбер югары даирәдәге түрәләр президент сайлауларын юкка чыгарып илдә хәрби диктатура урнаштырырга җыена.

“Иран халкына мин түбәндәгеләрне әйтер идем: без сезгә каршы көрәшмибез. Без, киресенчә, сезнең иреккә омтылышыгызны яклыйбыз. Иран режимы берзаман дөньяга карашын үзгәртсә, сәләтле яшьләрнең омтылышларын бастырмыйча, илнең матур киләчәге өчен эшләсә, без бик шат булыр идек”, - диде АКШ дәүләт секретаре.

Клинтон фикеренчә, Иран президенты Мәхмүд Әхмәдиниҗад һәм илнең рухи җитәкчесе Аятолла Хамәнәи арасында хакимият өчен көрәш баруы сизелә. Әлеге хәл Иран халкының илнең киләчәгенә тәэсир итү мөмкинлеге барлыгы турында сөйли.

Дәүләт департаменты башлыгы шулай ук Иранда зур каршылык чараларына китергән 2009 елгы президент сайлауларына аерым тукталды. Ул вакытта АКШ хакимиятләре оппозициядәге “Яшел хәрәкәт”кә турыдан-туры булышмады. Хәрәкәтнең вәкилләре Америкадан моны үтенмәде дә. Алар ул вакытта АКШтан ярдәм сорап, Иран җитәкчелеге алдында уңайсыз хәлдә калырга теләмәгән иде.

Иранга карата чикләүләр гади халыкка тәэсир итәрме?

Һиллари Клинтон “Америка авазы” каналының тамашачылары сорауларына да җавап бирде. Аларның шактый өлеше Вашингтон һәм аның беректәшләренең Иранга карата чикләүләр кертү мәсьәләсенә кагылды. АКШ әлеге гамәлен Ислам җөмһүриятендә кеше хокукларының бозылуы һәм Тәһранның атом програмын дәвам итүе белән аңлатты. Ләкин Клинтон әйтүенчә, сүз гади халыкка зарар китерми торган чикләүләр турында бара.

Мәгълүм булганча, ике атна элек АКШ рәсмиләре Иранның Кушма Штатларда Согуд Гарәбстаны илчесен үтерергә җыенуын фаш итте. Бу хәлдән соң Обама хакимияте Тәһранга басымны арттырачагы турында белдерде. Аерым алганда, сүз Иранның Үзәк банкына чикләүләр кертү турында барды. Алар кабул ителсә, Ислам җөмһүриятенең икътисады зур зыян күрергә мөмкин.

Клинтон Иранны Согуд илчесе белән бәйле хәлләрне Берләшкән Милләтләр Оешмасы белән бергә тикшерергә чакырды.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG