Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 19:20

Хөкүмәт чит илләрдән кайтучы ватандашларына биш ел эчендә торак бирергә вәгъдә итә, әмма ул вәгъдәләр кәгазьдә генә кала. Чит илләрдән Татарстанга күченеп кайткан татарлар да торак мәсьәләсен үзләре чишәргә мәҗбүр.


Казанда яшәүче ирексездән күченеп кайтучы татарлар үз хокукларының үтәлүен сорап, Татарстан президентына да, парламент җитәкчесенә дә, шәһәр башлыгына да мөрәҗәгать иткән. Хәзер инде Русия президентына хат язып, башкалада пикет уздырырга җыеналар.

Бүгенге көндә Татарстанда Русия паспортларына ия булып, чит илләрдән күченеп кайткан, әмма үз торагы булмаган 282 татар гаиләсе яши. Канун аларны "ирексездән күченеп кайтучылар" дип атый.

Кайтуларына уннарча ел үтүгә, торак проблемнарын хәл итү өчен тиешле канун һәм карарлар булуга карамастан, алар түрәләрнең җавапсызлыгы аркасында, әле дә тулай торакларда, кечкенә бүлмәләрдә яисә арендага фатир алып торып яши.

Әлеге гаиләләр вакыт-вакыт үзара җыелып, бу мәсьәлә хакында сөйләшүләр уздырсалар да, проблеманы әлегә тиклем чишә алганнары юк. Дөрес, алар арасыннан бер гаиләгә торак тапшырылган. Тик калган 282 гаилә элекке шартларында яшәвен дәвам итә.

“Хөкүмәт безне илебезгә торак бирәм дип кайтарды”

Гаиләсе белән Үзбәкстаннан күченеп кайткан Айрат Хәтмулла, ирексездән күченеп кайтучылар статусы – безгә хөкүмәт тарафыннан бирелгән бер статус, ди. Әмма бу атамага карамастан, безнең хокукларыбыз тәэмин ителми, ди ул.

Ирексездән күченеп кайтучылар статусы биш елга бирелә. Канунга күрә, шушы биш ел эчендә бу шәхес һәм аның гаиләсе торак белән тәэмин ителергә тиеш. Бу – хөкүмәт вәгъдәсе.

1993 елда, Ельцин чорында бу хакта беренче канун кабул ителгән иде. 1995 һәм 2002 елларда бу канун бераз үзгәртелде. Ләкин ничек кенә үзгәртсәләр дә, төп канун үз көчендә калды, ди Айрат Хәтмулла.

Аның сүзләренчә, әлеге канун нигезендә, баштарак ирексездән күченеп кайтучыларга бушлай фатирлар бирелә торган булса, алга таба гаиләләргә субсидия тапшырылган. Соңгы елларда исә бу субсидияне ни өчендер юкка чыгарып, торак сертификатына калдырганнар.

Айрат Хәтмулла

Айрат Хәтмулла

"Әлеге торак сертификаты бирелә башлагач, безнең алдыбызга чишелмәгән киртәләр килеп чыга башлады да инде", ди Айрат әфәнде. Хәзер инде аларга үзләре теркәлгән район хакимиятендә торак алу чиратына басарга кушканнар. Торак сертификатын озынайту өчен дә һәр ел акча түләп барырга кирәк, ди ул.

"Болар белән бергә безгә торак хуҗалык һәм төзелеш министрлыгына да чиратка басарга кирәк, дип белдерделәр. Тик барлык документларны туплап, кушылган урыннарга чиратка бассак та, бер нәтиҗәгә дә ирешә алмадык", ди Хәтмулла.

"Ике ел элек без урам җыеннары уздырган идек. Ләкин, кызганыч, безне хөкүмәт вәкилләре ишетмәде", ди ул. Аның сүзләренчә, ирексездән күченеп кайтучылар өчен елга бер торак сертификаты килә икән. Тик аны да шул еллык хисапта күрсәтү өчен генә бирәләр инде, дип саный ул.

“282 ел яшәсәм, мин бәхетле”

"Без, үз хәлебезне аңлатып, төрле урыннарга хатлар язып карадык, ләкин безгә өчәр битле җавап хатларында чыккан кануннарның һәм карарларның саннарын язалар да, ахырдан, кызганыч, сезнең мәсьәлә чишеп булырдай түгел: быел Татарстанга бер торак сертификаты бирәбез, дип өстәп куялар.

Ягъни 283 гаиләнең берсе генә ала. Димәк алга таба 282 ел яшәсәк, мин бәхетле булам" дип, Русия түрәләреннән килгән хатлар белән таныштырды Айрат Хәтмулла.

Ул ирексездән күченеп кайтучыларның торак проблемнары белән, Татарстан хөкүмәтенә дә мөрәҗәгать итүләрен белдерде.

"Әйтик, соңгы хатыбызны Татарстан парламенты рәисе Фәрит Мөхәммәтшинга быелның 4 октябрендә яздык. Анда мондый сүзләр бар иде: “Бөтен дөньяга сибелеп яшәгән татарларның туган илләренә кайтулары бик яхшы, әмма аларның туган илләренә кайтып, фатирсыз яшәүләре бик аяныч”. Бу хатка әле дә җавап юк.

Шулай ук Казан мэры Илсур Рәис улы Метшинга да 26 сентябрьдә мөрәҗәгать иттек. Аннан да җавап ала алмадык.

Без хәзер менә үзара җыелып, оештыру төркеме төзедек. Шушы көннәрдә кабат урам җыеннарын башлап җибәрәбез. Без инде үз мәсьәләбезне чишүләрен сорап, “Бердәм Русия”, “Гадел Русия”, Коммунистлар фиркаләренә дә хат язып карадык. Безне берсе дә ишетмәде", ди ул.

“Кайтуыма үкенәм”

Айрат Хәтмулла, "шәхсән үзем читтән үз илемә күченеп кайтуыма үкенәм, татар халык мәкалендә үз илеңдә олтан бул дип әйтелсә дә, бу мәкаль белән килешеп бетмим", дип белдерә.

Татарстан хөкүмәтеннән үз таләпләренә җавап таба алмаган ирексездән күченеп кайтучылар, хәзер инде Русия президентыннан ярдәм сорый. Бәлкем Мәскәү безне ишетер, ярдәм кулын сузар, дип өметләнә алар.

"Без хәзер инде Русия президенты Дмитрий Медведевка хат язарга булдык. Аның җавабын алдан ук белеп торабыз инде, тик шулай да... Аннан безгә, хатыгыз Татарстан хөкүмәтенә җибәрелде, дип әйтәчәкләр инде. Ә Татарстан хөкүмәте, сезнең мәсьәләгез чишелерлек түгел, акчаны Мәскәүдән көтәбез, дип белдерәчәк.

Менә шундый боҗра барлыкка килә. Ләкин без шулай да өметебезне өзмибез. Без фатир ала алмасак, безнең балаларыбыз, оныкларыбыз алыр. Чөнки канун нигезендә, безнең бирегә килгәч туган балаларыбыз да шундый статуска ия була", дип белдерде Айрат Хәтмулла.

Ирексездән күченеп кайтучы турындагы канун, карарлар кайчан һәм кемнәр имзасы белән кабул ителгән соң?

Айрат Хәтмулла сүзләренчә, әлеге статуска ия булучылар хакында 2006 елны, 153нче санлы карар чыккан булган. Әлеге карарда, лаеклы ялга чыккан хәрбиләр, ерак себердә 15 ел эшләп кайткан кешеләр, ирексездән күченеп кайтучылар социаль яктан тәэмин ителергә тиеш, дип әйтелә. Аннан соң, "безнең статуска кагылышлы, 2007 елның июнь аенда, президент Путин кул куйган 1094нче карар да бар", ди ул.

Бу карарлар белән беррәттән, узган елның 16 декабрендә президент Медведев кул куйган яңа канун чыккан. Бу канун нигезендә, хөкүмәтнең кайсы катламга бурычы булса, шул бурычлар капланып, башкарыласы эшләр башкарылырга тиеш.

Тик әлеге канун һәм карарлар, үз көчендә булса да, ни өчендер Русия һәм Татарстан хөкүмәтләре тарафыннан башкарылмый.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG