Accessibility links

Удмуртия мөселманнарының бер төркеме хаҗга китте


Вагыйз һәм Нурхаләфә Насретдиновлар
Вагыйз һәм Нурхаләфә Насретдиновлар

Бу көннәрдә мөселманнар ислам дине нигезләренең берсе – хаҗ кылу гамәлен үти. Барлык мөселман кешесенә изге булган Мәккә-Мәдинә шәһәрләренә Удмуртиядән дә дистәләрчә мөселман китте.


Һәр мөселман кешесе ислам диненең фарыз гамәлләренең берсе – хаҗ кылу хыялын йөртә. Соңгы елларда хаҗ кылуны оештыручы төрле оешмалар барлыкка килде. Шундый оешмалар аша Удмуртиядән берничә төркем дин кардәшләребез олы сәфәргә китте. Алар арасында изге җирләргә беренче тапкыр китүчеләр дә, инде берничә тапкыр хаҗ кылучылар да бар. Беренче тапкыр изге җирләргә юл алучы Ижаудан “Иман нуры” мәчете имамы Равил хәзрәт Газизов.

Равил хәзрәт Газизов
Равил хәзрәт Газизов
“Мәккәгә китәр алдыннан дәресләргә йөрдем. Шулай ук олы сәфәр алдыннан белем дә тупларга тырыштым. Бу, үз чиратында, хаҗга барырга ният итүченең үзенең тормышына, кешеләр белән мөнәсәбәтенә, киләчәгенә дә карашын үзгәртүгә этәргеч бирә. Бик икеләнеп китәм”, диде Равил хәзрәт.

Ә менә Вагыйз ага Насретдинов һәм аның тормыш иптәше Нурхаләфә ханымның Мәккәгә сәфәрләре беренче генә түгел.

Вагыйз ага хаҗ кылырга өченче тапкыр китте. Хәзер ул әтисе өчен хаҗ кылырга ниятләгән. Дөрес, әтисе инде күптән вафат булган. “Ул хаҗга барырга хыялланганмы яисә нәзер әйтеп калдырганмы?”, дигән сорауга Вагыйз ага Насретдинов болай җавап бирде:

“Үзем шулай ниятләп барам. Әтием 1981 елда вафат булды. Ул елларда хаҗга бару турында уйлану да юк иде. Хаҗны быел да тулысынча үтәп кайтырга дип ниятлим”.

Нурхәләфә ханым беренче тапкыр барганда хаҗ гамәлләрен үтәүдә кыенлыклар булмавын җиткерде. Хәзер дә хаҗның барлык кагыйдәләрен үтәргә нияте.

Хаҗ кылучы ир-атлар барысы да махсус киемнәрдән – ихрамнан булырга тиеш. Кайбер фирмалар хаҗга баручыларны киемнәр белән тәэмин итсәләр, Вагыйз ага ихрамны үзе белән алып бара. Насретдиновлар гаиләсе элек хаҗ гамәлен кылганда кулланган башка кирәкле әйберләрне дә үзләре белән алган.

Вагыйз ага да, Нурхаләфә ханым да изге җирләргә ашкынып китте. Беренче тапкыр барганда тагын изге җирләргә аяк басарга дип теләк теләгән булганнар. Теләкләре тормышка ашты.
XS
SM
MD
LG