Accessibility links

Кайнар хәбәр

Согуд тәхетенең варисы буларак 78 яшьлек Наиф бин Габдел Газиз билгеләнде


Согуд тәхетенең варисы итеп Наиф бин Габдел Газиз игълан ителде. Ул тәхеткә абыйсы Солтан бин Габдел Газиз вафат булгач тәкъдим ителде.

Согуд Гарәбстанының Эчке эшләр министры булган 78 яшьлек Наиф бин Габдел Газиз хәзер инде илнең премьер-министры да булачак. Наиф моңарчы кораллы сугышчылар белән көрәшүне җитәкләгән. Аның консерватив карашлы икәнлеге мәгълүм. Ул, мәсәлән, хатын-кызларны сайлауларда катнашуы дөрес түгел дип саный.

Солтан бин Габдел Газиз узган атнада Нью-Йоркта 83 яшьтә яман шеш авыруыннан вафат булды.
XS
SM
MD
LG