Accessibility links

НАТОның Либиядәге хәрби операциясе 31 октябрьдә тәмамланачак


Андерс Фог Расмуссен
Андерс Фог Расмуссен
НАТОның Либиядәге хәрби операциясе ай ахырында 31 октябрендә тәмамланачак. Бу турыда Төньяк-Атлантик альянсының башлыгы Андерс Фог Расмуссен белдерде.

Аның әлеге сүзләре БМО Либиядә халыкара көчләрне чыгару өчен тавыш биргәннән соң бер көн үткәч яңгырады.

НАТО хәрби-һава операциясен Мөәммәр Каддафи һәлак булгач туктатырга теләвен белдерде. Ләкин Либиянең яңа хакимияте әлеге карар белән килешми. Милли күчеш шурасы рәисе Мостафа Габдел Җәлил Төнья-Атлантик альянс җитәкчелеген Либия һава чикләрен саклауны тагын бер елга озайтырга сораган иде.
XS
SM
MD
LG