Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 08:55

Ике башлы аю абына, “гадел”ләр бирешми


"Гадел Русия" социаль тигезсезлеккә каршы митинг үткәрде. Мәскәү, 28 октябрь 2011 ел

"Гадел Русия" социаль тигезсезлеккә каршы митинг үткәрде. Мәскәү, 28 октябрь 2011 ел

Декабрь башында булачак Дума сайлаулары алдыннан Русиядәге сәяси партияләр үзләрен халыкка күрсәтергә тырыша. Шулай ук үзара бәхәскә кереп, бер-берсенең җитешсезлеген фаш итә.


Шулар арасында “Гадел Русия” фиркасе, җитәкчесе Сергей Мироновның Федерация шурасы рәисе вазифасынннан китүеннән соң, кыюланып китте. Социологлар бу фирканең абруе соңгы вакытта 1/3гә арткан дип саный. Татарстанда җәмәгатьчелек төрле фиркаләргә нинди мөнәсәбәт белдерә соң?

Фиркаләр тормышы – эч пошыргыч күренеш. Чөнки киң халык массаларына таянган һәм үз кыйбласы булган фирканы табу кыен. Ә бәхәсләр һәм белдерүләр бары тик шул фирка җитәкчеләре тарафыннан гына дөньяга яңгыратыла.

Сентябрь аенда хакимият партиясе булган “Бердәм Русия” гаҗәеп үзгәрешләр кичерде. Халыкның түрәләр оешмасына салкын каравын сизеп, Владимир Путин шушы фиркане саклап һәм тартып барырлык “Халык фронты”н төзи башлады.

Ә 24 сентябрьдә Русиянең хәзерге президенты Дмитрий Медведев премьер-министр Владимир Путынның үзеннән гайрәтлерәк һәм абруйлырак икәнен күреп, аны үз кәнәфиенә утыртырга, ягъни киләсе елның мартында президент итеп сайларга тәкъдим итте.

"Бердәм Русия"нең ике башы

“Аю партиясе” корылтаена җыелган меңнәрчә делегатлар моны хуплап, аяк тибеп, кул чаптылар. Шулай итеп, үзе “Бердәм Русия” әгъзасы булмаса да, шушы фирка рәисе булган Владимир Путин тиздән сайланачак президентка әверелде. Димәк, “аю партиясе”н хәзерге премьер-министр, булачак президент һәм “милли лидер” җитәкли.

“Аю партиясе”нең икенче башы да үсеп чыкты. Ул Русиянең хәзерге президенты Дмитрий Медведев. Путин тәкъдиме белән ул Дума сайлауларында иң баш “аю”, парламентта күпчелекне алачак фирканең исемлегендә беренче санлы депутатлыкка намзәт.

Сайлаудан соң Медведев бәлки Дума депутаты булып китмәс тә, чөнки халыкны алдар өчен иң югары җитәкчеләрне партия исемлегенә кертү гадәте бар. Ул "аюлар"ның имиджын матурларга тиеш.

Медведев – либераль сәясәтче, профессор малае, укымышлы кеше, Грузия белән сугышып алса да, тынычлык яратучы, демократ, тыңлаучан егет. Кирәк чагында кәнәфигә менеп утыра, төшәргә вакыты җиткәч тә, киреләнми.

Иң кызыгы – “аю фиркасе”нең беренче санлы намзәтенең Медведев фамилияле кеше булуында. Кайберәүләр үзара аны “Аюханов” дип йөртә. Әйтерсең, ул шушы “аю фиркасе”нең беренче санлы депутаты булыр өчен туып үскән.

Сайлаудан соң, яки президентлыктан өшеп киткәч, Медведев бу фирканең рәисе булып китәргә дә мөмкин бит. Ә Путин – милли лидер һәм партия юлбашчысы кайсы фиркане җитәкләр соң? Тандемчылык горефенең фирка эченә дә керә башлавы бераз шомландыра, әлбәттә.

Шунысы гаҗәп, ике башлы булып киткән “аю фиркасе”нә халыкның мөнәсәбәте тискәре якка үзгәрә башлады. Халыктан сорамыйча, чиратлашып тәхеттә утыручы ике җитәкчене иҗади зыялылар, сәясәтчеләр бик каты шелтәли. Ике башлы "аю фиркасе"н яклаучылары кими.

ЛДПР милләтчелек байрагын күтәрә

Жириновский җитәкләгән ЛДПР фиркасе оятсыз рәвештә милләтчелек байрагын болгый башлады. Бер милләтне өскә күтәреп, сайлауда аның хисләрен куллану экстремизм яки милләтара ызгыш күтәрү булып тора. Бу җинаять кодексының 282нче маддәсендә күрсәтелгән хилафлык. Әмма ЛДПРның русларны котыртуына прокурор да, үзәк сайлау комиссиясе дә игътибар итми.

“Яблоко” фиркасе бирешмәскә тырыша һәм аның исемлегендә беренче санлы намзәт – күптәнге таныш Григорий Явлинский. “Алмачы”ларның сайлауда парламентка керүгә өметләре чамалы, ләкин бөтенләй юк түгел.

Аның каравы, коммунистлар гадәттәгечә бик кыю һәм, гадәттәгечә, парламент сайлавында җиңеп чыгарга вәгъдә итәләр. Иң кирәкле кайнар мизгелдә сабыр гына көтеп, хакимият фиркасен алга җибәрә торган КПРФ башка фиркаләргә мөрәҗәгать итә.

Коммунистларның Татарстан бүлеге дә, намуслы сайлаулар үткәрүдә бергә булыйк, дип мөрәҗәгать итте. Элек хакимият байрагы астында барганын яшермәгән “Гадел Русия” бу юлы “намуслы сайлау” уенына каршы чыкты.

"Гадел Русия" лидеры Азат Ислаев

Бу фирканең Татарстандагы бүлекчәсе рәисен Казанда күргән кеше юк, ул Мәскәүдә яши. Ә менә Татарстан бүлегенең аппарат җитәкчесе Азат Ислаев, җиң сызганып, “Гадел Русия” фиркасенең Татарстандагы сукмагын яра.

Ул коммунистларның меморандумына үзләренең иярмәячәген әйтте. Элегрәк бөтен дөнья татар яшьләре җыены рәисе булган Азат Ислаев Татарстандагы сәяси мохиттә үз фиркасе җитәкчеләреннән дә аңлаешлырак, күренеклерәк сәясәтче булып бара. Аның фикерләрен газетлар язып чыга, яшь сәясәтчегә кызыксыну арта.

Гаделлеккә туймаган Русия өчен социаль гаделлек тә, милли гаделлек тә бик кадерле. Ә Сергей Мироновның зур аюлар тарафыннан каты-каты сүзләр белән сүгелүе, Федерация шурасыннан төшерелүе халыкка ошый башлады.

1-2 октябрьдә Русиядәге җәмәгатьчелек фикерен өйрәнү үзәге илнең 138 торак урынында сорашу үткәрде. Әгәр дә сайлау иртәгә булса, “Гадел Русия” фиркасен яклап тавыш бирергә теләүчеләрнең саны 9,4% тәшкил иткән. Август ае белән чагыштырганда, бу партиягә ышанучылар саны 30%ка арткан. Ә хакимият фиркасен яклаучылар саны 2 процентка кимегән.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG