Accessibility links

Кайнар хәбәр

Сүриядә тагын 20 гыйсьянчы үтерелде


Cүриядә каршылык чаралары дәвам итә
Cүриядә каршылык чаралары дәвам итә
Сүриядә президент Бәшәр Асадны хакимияттән китүне таләп иткән каршылык чараларын таратканда иминлек көчләре кимендә 20 кешене үтерде. Аларның сигезе Хамада, унбере Хомста, тагын бер кеше Әл-Косайр шәһәрендә һәлак булды.

Әлеге калаларда инде берничә атна дәвамында хәрбиләр һәм алар ягыннан оппозиция тарафына күчкән кешеләр арасында бәрелешләр дәвам итә. Бу турыда Лондонда эшләгән Сүрия хокук яклаучылары белдерде.

Аларның сүзләренә караганда, җомга намазыннан соң яңа каршылык чараларын булдырмас өчен иминлек көчләре мәчетләрне камап алып анда кешеләрне кулга алуны оештырды. Ләкин гыйсьянчылар барыбер урамнарга чыкты.

Аларның таләпләренә бүген тагын берәү өстәлде. Баш күтәрүчеләр Сүриядә Либиядәге кебек очуларны тыйган зона булдыруны таләп итте.
XS
SM
MD
LG