Accessibility links

Ачык микрофон: Нинди фиркане хуп күрәсез?


Сайлау алды вазгыяте кыза бара, әмма халыкның күпчелеге кемне сайлыйсын әле төгәл белеп бетерми. Казан урамында үткәрелгән сораштыру.


- Әле уйламаган идем. Ул фиркаләр барысы да яхшы программа тәкъдим иткән булалар. Соңыннан вәгъдәләрен үтәмиләр. Соңгы көннәрдә телевидениедән “Гадел Русия” фиркасе җитәкчесе Миронов чыгыш ясаган иде. Аның фикереннән, чынлап та, гади кешенең тормышын яхшы якка үзгәртергә тырышып йөрүе сизелә.

- Коммунистлар җиңсә, яхшы булыр иде, чөнки аларда элекке комммунистлардан калган халык өчен ниндидер әдәплелек сизелә.

- “Гадел Русия” фиркасенең соңгы вакытта абруе артуы, бәлки, сораштыруларны авылларда үткәргәннәндер. Чөнки авылда җитәкчеләр ни әйтсә, халык шуны сөйли.

- Минем өчен “Гадел Русия” фиркасе җиңсә, кулайрак булыр. Макарон бар бит инде, бәрәңге кирәк, бәлки ул тәмлерәк. Ә соңыннан карарбыз.

- Әти-әниләр фикеренә карап, “Бердәм Русия” фиркасен хуп күрәбез. Мин үзем әлегә аңлап бетермим андый нәрсәләрне.

- Мин үзем “Бердәм Русия” фиркасендә булса да, Путинны хуп күрәм. Ә тавышымны коммунистларга бирәсем килә. Чөнки алар җиңсә, яхшы якка үзгәрешләр күп булыр, дип өметләнәм.

- Миронов үзе элек хөкүмәттә утырды, ләкин үзен күрсәтә алмады. Фирка җитәкчесе булгач та, әлегә эшләгән эшләре күренми.

- Депутатлар әллә кайчан сайланган ул, сездән-бездән башка. Мин соңгы елларда кануннарга бик ышанып бетмим.

- Хакимияттә уен бара. Шул ук “Бердәм Русия” арасында да уен бара. Тулысынча хакимиятне алыштырырга кирәк. Алар гади халыкның мәнфәгатен күрми дә, күрәселәре дә килми, үзләрен генә кайгырталар.

- Минемчә, коммунистлардан тавышны тартып алыр өчен, “Гадел Русия”фиркасе абруен күтәрәләр.

- Сәясәт белән кызыксынмыйм, чөнки ышанмыйм. Үземнем фикерем дә юк.

- Жириновскийга тавышымны бирер идем. Чөнки ул бик матур итеп чыгыш ясый белә.

- Ә мин аны хуп күрмим, чөнки ул татарларны куар идем, диде. Ул миңа ошамый.

- Берсенә дә тавышымны бирәсем килми. Бер фирканең дә гади кешенең тормышын яхшыртырлык программалары юк.

- Мин “Бердәм Русия “ фиркасенә тавышымны бирмәячәкмен. ЛДПРга да бирмим. Коммунистларга да бирмим. Бәлки “Гадел Русия” гә тавышымны бирергә туры килер.
XS
SM
MD
LG