Accessibility links

Әфганстан башкаласы Кабулда НАТО-ның 13 хәрбие һәлак булды


Әфганстан башкаласы Кабулда халыкара тынычлык көчләре утырып барган автобус янында интихарчы машина шартлатып НАТО-ның кимендә 13 хәрбие һәлак булды.

Бу хакта халыкара тынычлык көчләре идарәсе хәбәр итә. Шартлауда шулай ук өч тыныч кеше һәм полиция хезмәткәре дә һәлак булды.

Элек патша сарае булган бина җимерекләре янында оештырылан бу һөҗүм өчен җаваплылыкны талиблар үз өстенә алды.

Бүген шулай ук Әфганстанның көнчыгышындагы Кунар вилаятендә интихарчы хатын-кыз үзен Асдабад шәһәрендәге иминлек идарәсе бинасы янында шартлата. Ике сакчы яраланган.
XS
SM
MD
LG