Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:41
Американнар Нью-Йорк һәм Кушма Штатлар символы булган Азатлык һәйкәленең 125 еллыгын бәйрәм иттеләр.

Җомга көнне һәйкәл янында дөньяның 46 иленнән 125 иммигрант АКШ ватандашы антын бирде. Тантанада Кушма Штатлар эчке эшләр министры Кен Салазар чыгыш ясады. Бәйрәм 12 минутлык ут тамашасы белән төгәлләнде.

Азатлык һәйкәлен АКШ инкыйлабының 100 еллыгына Франция ватандашлары бүләк итә. 1886 елның 28 октябрендә аны АКШ президенты Гровер Кливленд ача.

XS
SM
MD
LG