Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 23:36

Сүриядә бәрелешләрдә 17 хәрби һәлак булды


Сүрия хәрбиләре танклар белән хөкүмәткә каршы протест чараларының үзәге булган Хомс шәһәрендә операция үткәрә. Анда җомга кичендә дезертир дип шикләнелгән кораллы кешеләр төркеме хәрбиләрнең ике тикшереп үткәрү капкасына һөҗүм иткән иде.

Сүрия хокук яклаучылары әлеге һөҗүмдә кимендә 17 хәрби һәлак булган дип белдерә. Шулай ук җомга көнне Хомс һәм Хамада протест чараларын көч кулланып бастырганда һәм оппозициядәгеләрнең өйләрендә тикшерү үткәргәндә кимендә 40 кеше һәлак булган.

Гарәп дәүләтләре Лигасы кичә Сүрия президентына көч куллануны кичекмичә туктатырга чакырып электрон хат җибәрде.

Сүриядә март аеннан бирле хөкүмәткә каршы халык күтәрелешләре дәвам итә. Күп очракта ул кораллы бәрелешләргә әйләнә. БМО белдерүенчә, каршылык күрсәтүчеләр арасыннан һәлак булучылар саны өч меңнән арткан.

XS
SM
MD
LG