Accessibility links

Кайнар хәбәр

Надир Дәүләт: Милләт Мәҗлесе (49)


Әхмәтзәки Вәлиди Туган (1890-1970)
Әхмәтзәки Вәлиди Туган (1890-1970)
Башкортчылык хәрәкәте (2)

“Башкортчылык” проблемасының сәяси яссылыкта чагылыш табуы исә Зәки Вәлиди Туган эшчәнлеге белән бәйле. Аның нәсел буенча башкорт булмавына замандашлары шикләнмәгән булса кирәк. Мәсәлән, хәзерге вакытта башкорт (яки татар-башкорт) шагыйре буларак билгеле мәшһүр Мәҗит Гафури ул чакта Вәлидине “типтәр” дип күрсәтә. Гаяз Исхакый фикеренчә, ул башкортлар арасында муллалык иткән бер татарның улы.

Зәки Вәлиди хәзерге Башкортстанның Эстәрлетамак шәһәреннән 30-40 чакрым ераклыктагы Көзән авылында туган. Шунда булган вакытта без аның энекәш тиешле кешесе белән сөйләшкәндә шул ук карашларның раслануын күрдек.

Ни дисәк тә, бoлар “башкортчылык” хәрәкәтенең үсүенә киртә була алмaды. Гәрчә аның кайчан башланып китүен кистереп әйтү авыр булса да, “башкорт мәсьәләсе”нең беренче тапкыр 1917 елның 1(14)-11(24) маенда булып узган I Бөтенрусия мөселман съездында "пәйдә булуы" бәхәссез факт. Зәки Вәлиди җитәкчелегендәге башкорт делегациясе корылтайның җир мәсьәләсендәге позициясе белән килешми. Башкортларның рус хөкүмәте тарафыннан бирелгән җиргә бәйле өстенлекләрдән мәхрүм каласылары килми. Шуны да әйтик, Зәки Вәлидинең корылтайга Төркестан депутаты итеп сайлануы да аның кайбер татар лидерлары белән җитди низаг хәлендә булуын чагылдыра. Бу шәхси дошманлыклар алга таба мөһаҗирлектә Төркиядә дә дәвам иткән. Зәки Вәлиди үз язмаларында еш кына татарларга өстән каравын сиздерә. Бу исә аның белән татар алдынгылары арасындагы низаг тамырлары шактый тирәндә ята дигән сүз.

Ләкин "башкортчылык" мәсьәләсен бер шәхескә генә сылтап калдыру, әлбәттә, дөрес булмас иде. Лидерлар сәяси җирлекне яки шартларны тудыра алмый, ләкин булганыннан тиешенчә файдалануга сәләтле була.

Башкортчылык нигезендә җир мәсьәләсе ята, чөнки башкортлар, казакълар кебек үк, үз җирләренә рус һәм украин кешеләренең күчереп утыртылу сәясәтенә каршы була, үзләрен шул сәясәтнең корбаны итеп хис итә. Мәгълүм ки, Русиянең үзәгендә яшәгән рус игенчеләре җиргә кытлык кичерә һәм бу хәл Русия хөкүмәте уздырган яңа җирләрне басып алу сәясәтенә ярап куя. Бигрәк тә җире күп булган мөселманнар яшәгән төбәкләргә әлеге җирсез рус игенчеләре күчерелә дә. Бу төбәкләр – Идел-Урал, Дала губернасы (бүгенге Казакъстан), Себер һәм күпмедер дәрәҗәдә Төркестан губернасы (хәзерге Урта Азия җөмһүриятләре).

Вакытлы хөкүмәт башкорт җирләре мәсьәләсенә игътибар итеп, олы җир биләмәләрен тарату хакында махсус карар кабул итә. Документта болай диелә: “Илдәге эре җир биләмәләре хәзерге вакытта һичбер компенсациясез юкка чыгарылды. Эре җир биләмәләре, аннан тыш патша сараена, монастырьларга һәм чиркәүләргә караган мал вә милек, биналар һәм алардагы җиһазлар Учредительное Собрание тупланганга кадәр авыл җәмәгатьләренең комитетларына һәм авыл советларына тапшырылачак”.

Хөкүмәт исәбенә караганда, Русиянең Европа өлешендә дәүләт үзләштергән җир мәйданы барлыгы 140 миллион дисәтинә булган, шуның 39,9 миллион дисәтинә җир (28,5 проценты) эшкә яраксыз, калган 100 миллионыннан 84,9 миллион дисәтинәсе урман белән капланган. Урманлы җирләрдә игенчелек эшләре алып бару мөмкин булмаган, бу җирләр Архангельски, Олонец, Пермь һәм Вятка губерналарына караган. Нәтиҗәдә, халыкка таратылачак җирнең мәйданы 10 миллион дисәтинәдән бераз гына күбрәк булып чыга. Әлбәттә, хөкүмәтнең бу карары конфискацияләнгән җирләрне кабат башкортларга кайтаруны күздә тотмаган, киресенчә, башкорт милке булган җирләрне тартып алу күздә тотылган.

Шунысы хак: Идел-Урал төркиләре арасында “башкортчылык” мәсьәләсе барлыкка килү болай да "аяклары" көчсез милли хәрәкәт “гәүдәсен” тагын да зәгыйфьләткән. Бер чит ил галименең сүзе белән әйтсәк, татарларның өстенлеген, аларның башкортларны аерым бер халык буларак танырга теләмәүләрен күрсәтә алмаган башкорт делегатлары Милли Мәҗлесне ташлап китеп мөстәкыйль җөмһүрият игълан иткәннәр һәм вәзгыять тагын да кыенрак хәлгә килгән.

1917 елгы Февраль революциясеннән әүвәл дә, аннан соң да Идел-Урал төбәгендә “төркилек” (төркләргә ягъни төрки нәсел-ыруына караганнар өчен уртак исем) “төрк вә татар” яки “төрк-татар” исеме белән таныла.

Билгеле, бу хәрәкәтнең башында, сан ягыннан күп булулары сәбәпле, татарлар тора. Шуның өчен дә башкорт кавеме ягъни “башкортчылык” типтәр, мишәр, керәшен кебек үк әһәмияте булмаган төркемнәр кебек карала. Аерым алганда, башкортларга садә, беркатлы, күпмедер дәрәҗәдә көлкеле, бала характерлы халык дип караучылар да була.

(дәвамы бар)
XS
SM
MD
LG