Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:24

Бу юлы Татарстанда террорчылыкка каршы күнегүләр бик үзенчәлекле узачак. Мөселманнарда бу борчылу тудыра.

Күнегүләр Корбан бәйрәменнән соң башланачак. Аны Русиянең эчке эшләр идарәсе һәм ФСБ уздырачак. Инде Казанның кайбер урыннарында моны белдертеп листовкалар да эленгән. Анда исә идарәдә эшләүче физик яктан көчле булган 20-40 яшьлек ир кешеләрнең диверсантлар рәвешендә стратегик биналарга, универсиада узасы корылмаларга, сәүдә үзәкләренә үтеп кереп “уенчык бомбалар” куячагы әйтелә.

Моннан тыш, Каvkazcenter язуынча, алар гади эшчеләр буларак дәүләт оешмаларына һәм башка ширкәтләргә урнашачак, йорт яллау белән кызыксыначак, сим-карталар һәм даруханәләрдән химик матдәләр сатып алачак.

Шуңа халыкка бик игътибарлы булырга һәм шикле кешеләрне күргән очракта идарәгә мөрәҗәгать итәргә чакырыла.

Мөселманнар исә бу күнегүләр аларны эзәрлекләүгә китерәчәк һәм күнегүләр вакытында дин юлында булганнарны да тоткарлый башларлар дип борчыла. Алар әлеге гамәлләрне исламда булучыларны куркытырга теләү буларак бәяли. Мисал өчен, берәр хезмәткәр күнегүләр вакытында “курчак бомба”га юлыккан очракта шунда ук үзләре белән эшләүче мөселманнан шикләнә башлаулары ихтимал. Яулыклы кызлар болай да даими игътибар үзәгендә булганны исәпкә алганда, аларда бу күнегүләр турындагы хәбәр күңелләренә шом салды.

Хөкемгә тартылган мөселманнар белән даими эшләүче адвокат Рөстәм Вәлиуллин ниндидер зур чаралар алдыннан провокацияләр китереп чыгару гадәти булуын әйтә. Ул мондый хәлләрнең Казанның 1000 еллыгы алдыннан кулланылуын искә ала.

“Шартлаулар оештырырга теләделәр дип шактый гына мөселманнарны тоткарладылар. "Ислам җәмәгате" эше исегездәдер әле. Аларга һәм шаһитләргә карата басымнар, каты җәзалаулар кулланылды. Соңыннан кылган гамәлләре өчен үкенделәр дип кайберләрен иреккә чыгардылар. Ләкин аларга карата ачылган җинаять эшләре шактый кырыс иде, ә “үкенү” нигезендә бары тик җиңел җинаять кылганнарны гына чыгарып була. Үкенерлек аларның берни кылганнары да булмады, шуңа алар нәрсә дип үкенсеннәр”, ди Вәлиуллин.

Аның сүзләренчә, беренче чиратта шундый провокацияләрдән сак булырга кирәк.

“Мондый күнегүләрне ФСБ һәм эчке эшләр идарәсе даими уздырып тора, бу аларның гадәти эшләре. Әлеге гамәлләрдән артык куркасы юк. Аннары мин мөселманнарга бәйле бик күп җинаять эшләрендә катнаштым һәм аларның барысында да күршеләре, хезмәткәрләре булсынмы, мөселманнар турында гел уңай фикер генә әйтә иде”, ди ул.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG