Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 08:04

Красноярскида ферроэретмәләр заводын төзүгә каршы чара үтте


Красноярскида Енисей ферроэретмәләр заводын төзүгә каршылык белдереп ике меңнән артык кеше җыелды. Бу яңа ширкәтне шәһәрдән ерак булмаган җирдә корырга телиләр.

Каршылык чарасында катнашучылар әйтүенчә, куркыныч ягыннан иң югары дәрәҗәдәге әлеге җитештерү экологиягә зур зыян салачак.

Митингта завод төзелешенә каршы имзалар җыелды. Ул өлкә һәм федераль хакимияткә җибәреләчәк. Бүгенгә барлыгы 100 меңләп имза җыелган. “Красноярски каршы” төркеме лидеры Евгения Степашина сүзләренчә, алар заводны төзетмәс өчен ахырга кадәр көрәшәчәк.

Әлеге марганец ферроэретмәләр заводын Красноярскидан 11 чакрым ераклыкта салырга җыеналар. Баш дәүләт экспертиазсы төзергә рөхсәт биргән инде. Завод 2013 елда эшләп китәр дип планлаштырыла.

XS
SM
MD
LG