Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ислам җиһады” Израиль белән килешүгә әзер икәнен белдерә


Фәләстиндәге “Ислам җиһады” төркеме якшәмбе көнне, әгәр Израиль килешү шартларын үтәсә, Газзә сызыгына ракеталар атуын туктатырга әзер икәнен белдерде.

Якшәмбе төнендә Мисыр арадашчылыгында ирешелгән килешү бозылды. Фәләстиннәр Израильгә 10 ракета атты, ә Израиль хәрби һава көчләре Газзәне бомбалады. Зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр турында хәбәр ителми.

Кичә ике як бер-берсен бомбалау нәтиҗәсендә вәзгыять катлауланган иде. Анда тугыз фәләстинле һәм бер израилле һәлак булды. Израиль илнең көньягында иминлек чараларын көчәйтте. Анда мәктәпләр эшләми, халыкка өйләреннән чыгып йөрмәскә кушылган.
XS
SM
MD
LG