Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:00

Сүриядә ике көндә кимендә 80 кеше һәлак булды


Сүриядә соңгы ике көндә кимендә 80 кеше һәлак булды. Аның 50-гә якыны тыныч халык, 30-га якыны хәрбиләр, дип хәбәр ителә. Сүриянең Хомс шәһәрендә хөкүмәт гаскәрләре һәм оппозиция ягына чыккан хәрбиләр арасында бәрелешләр дәвам итә.

Бүген Катарда Гарәп дәүләтләре Лигасы вәкилләре Сүриядән килгән рәсми төркем белән хакимият һәм оппозиция арасында диалог мәсьәләсен тикшерә. Лига элгәре Сүрия хакимияте гамәлләрен кискен тәнкыйтьләгән иде.

Сүрия президенты Бәшәр Әсад Британиянең Sunday Telegraph газетына биргән әңгәмәдә, илендәге вәзгыятькә Көнбатышның катнашуы нык авыр хәлләргә китерергә, Якын Көнчыгышта “дистәләрчә яңа Әфганстан” барлыкка килергә мөмкин, диде.

Әсад Русиянең дәүләт телевидениесенә әңгәмә биреп, алга таба да Мәскәүнең Шәм-Шәрифкә теләктәшлегенә ышаныч белдерде.

XS
SM
MD
LG