Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 06:00

Кыргызстанда сайлаучылар исемлекләрендә проблемнар бар


Якшәмбе Кыргызстанда президент сайладылар. Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы вәкилләре Кыргызстанда президент сайлауда җитди хәрәмләшүләр күзәтелмәсә дә, сайлаучылар исемлекләрендә проблемнар булуны белдерде.

Күзәтүчеләр миссиясе кординаторы Вальбург Хабсбург Дуглас сүзләренчә, күпләр үзләренең фамилияләрен исемлекләрдә таба алмаган.

Элгәре Кыргызстандагы кеше хокукларын яклау үзәге радиобызга сайлау алды кампаниясе вакытында хакимият куәтен куллану очраклары булуны белдергән иде. Кыргызстанның көньягында Ош һәм Ноокат шәһәрләрендә яшәүчеләр, илнең төньягы вәкилләренә тавыш бирмәскә дип куркытканнарын да әйтә.

Президент урынын 16 намзәт дәгъвалый. Җиңү өчен 50% тавыш җыю кирәк. Әгәр беркем дә бу сызыкны узмаса икенче тур сайлау үтәчәк.

XS
SM
MD
LG