Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Дөнья сәүдә оешмасына керү сөйләшүләрен ел ахырына төгәлләргә җыена


Русия ел ахырына кадәр Дөнья сәүдә оешмасына керү сөйләшүләрен уңышлы төгәлләргә җыена.

Бу хакта Русия президенты Дмитрий Медведев Мәскәү янындагы Горкида әлеге мәсьәләдә арадашчы ролен үтәүче Швейцария башлыгы Мишлин Кальми-Ре белән очрашудан соң әйтте.

1993 елдан бирле Дөнья сәүдә оешмасына керергә омтылган Русиягә әлеге оешманың бөтен әгъзаларының да ризалыгын алу кирәк. Грузия моңа кадәр каршы булган иде.

Кичә Швейцария арадашлыгында әлеге мәсьәләнең уңай хәл ителүе билгеле булды. Абхазия һәм Көньяк Осетия аша тавар ташуны контрольдә тотуда Грузия һәм Русия килешүгә иреште.
XS
SM
MD
LG