Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 20:38

Күзәтүчеләр Кыргызстан сайлауларын бәяләүдә төрле фикердә


Президент сайлауларында Кыргызстанның хәзерге премьер-министры Алмазбәк Атамбаев җиңде

Президент сайлауларында Кыргызстанның хәзерге премьер-министры Алмазбәк Атамбаев җиңде

Кыргызстандагы президент сайлаулары хәрәмләшүләрсез узмады. Бу турыда Европада Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре белдерде. Аларның сүзләренә караганда, кичәге сайлаулар вакытында тавышларны сатып алу, күп тапкыр тавыш бирү очраклары күзәтелгән.

Иминлек Шурасы Парламент ассамблеясенең күзәтүчесе Нурсуна Мәмәкан әйтүенчә, сайлаулар кайбер очракларда хәтта халыкара кагыйдәләргә туры килмәгән. Мәсәлән, кайбер кешеләр сайлаучылар исемлегендә үз фамилияләрен таба алмаган.

Ләкин Бәйсез дәүләтләр берлеге күзәтүчеләре Кыргызстан сайлауларын канунга каршы килмәвен, тавышларны санау исә ачык төстә узуын белдерде.

Кичәге президент сайлауларында Кыргызстанның хәзерге премьер-министры Алмазбәк Атамбаев җиңде. Икенче һәм өченче урыннарда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының элекке башлыгы Камчыбәк Ташиев һәм элекке дәүләт секретаре Адахан Мадумаров.

XS
SM
MD
LG