Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 21:12

Төркиядә хәрәбәләр астында калган кешеләрне эзләү эшләре тәмам


Төркиядә коткару эшләре төнлә дә тынмаган иде

Төркиядә коткару эшләре төнлә дә тынмаган иде

Соңгы мәгълүматларга караганда, Төркиянең көнчыгышында 23 октябрьдә булган зилзилә 600 кешенең гомерен өзде, 4 меңнән артык кеше яраланды.

Кешеләрнең һәлак булуында төбәктә сыйфатсыз, рөхсәтсез төзелгән йортларның күп булуы белән аңлатыла.

Хәзер зыян күргән төбәкләрдә хәрәбәләрне чистарту эшләре дәвам итә. Өйләрен югалткан 40 меңнән артык кеше чатырлар шәһәрчекләренә урнаштырылды. Анда халыкара һуманитар ярдәм килеп тора: җыелма йортлар, юрганнар, чатырлар, ашамлыклар.

Төркиянең эчке эшләр министры сүзләренә караганда, коткаручылар җимерекләр астыннан 200гә якын кешене чыгара алды. Фаҗига кичергән төбәкләрдә 30 меңнән артык чатыр куелган.

XS
SM
MD
LG