Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 21:32

UNESCO Фәләстин дәүләтен таныды


Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас

Фәләстин автономиясе башлыгы Мәхмүд Габбас

БМОның мәгариф, фән һәм мәдәният эшләренә багучы UNESCO оешмасы Фәләстин автономиясен тулы әгъза итеп кабул итте. Бу - UNESCO фәләстиннәрнең дәүләтен тануы турында сөйли.

Кагыйдәләр таләп иткәнчә, әлеге карарны кабул итәр өчен UNESCO вәкилләренең өчтән ике өлеше уңай тавыш бирергә тиеш.

АКШ һәм Израил Фәләстин UNESCOга әгъза буларак кертелсә, алар әлеге оешмага бүтән акча бирмәячәк, дип кисәтте.

Фәләстиннәрнең шундый ук мөрәҗәгатен БМОның Иминлек Шурасы карарга тиеш. Ләкин әлеге сайлау узмасын өчен АКШ вето куярга мөмкин.

Вашингтон фикеренчә, Фәләстин дәүләтенең мөстәкыйльлеге турында сүзне Израил белән бәхәсле мәсьәләләр хәл ителгәч кенә алып барырга мөмкин.

XS
SM
MD
LG