Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 01:01

Болгарстанда яңа президент игълан ителде


Болгарстанның яңа сайланган президенты Росен Плевнелиев (сулда) премьер Борис Бойко белән

Болгарстанның яңа сайланган президенты Росен Плевнелиев (сулда) премьер Борис Бойко белән

Болгарстанда узган президент сайлауларында хакимияттәге уңчы «ГЕРБ» фиркасе әгъзасы Росен Плевнелиев җиңде.

Бу турыда илнең Сайлау комиссиясендә белдерделәр. Плевнелиев 52 проценттан артык тавыш җыйды. Аның көндәше социалистлар намзәте Ивайло Калфин нәтиҗәсе 5 процентка кимрәк.

Болгарстанның яңа президенты вазыйфага 23 гыйнвар көнне керешә. Бу көннән соң премьер Борис Бойконың «ГЕРБ» фиркасе дәүләтнең бөтен мөһим вазыйфаларын үз контроленә алачак.

XS
SM
MD
LG