Accessibility links

Кыргызстанның көньягында сайлаулар нәтиҗәләренә каршы чыгалар


Kамчыбәк Ташыев тарафдарлары Ош үзәгендә митинглар үткәрә
Kамчыбәк Ташыев тарафдарлары Ош үзәгендә митинглар үткәрә
Кыргызстанның көньягында президент сайлауларында җиңелгән Гадәттән тыш министрлыгының элекке башлыгы Камчыбәк Ташиев тарафдарлары каршылык чарасы уздыра.

200гә якын кеше Бишкәк-Ош юлына чыгып андагы машиналар хәрәкәтен туктатты.

Кичә узган сайлауларның нәтиҗәләрен юкка чыгару таләбе белән каршылык чаралары бүген шулай ук Җәләл-Абадта һәм Ошта уза.

Кичәге президент сайлауларында Кыргызстанның хәзерге премьер-министры Алмазбәк Атамбаев җиңде. Белгечләр аны хакимияткә Мәскәү ярдәмендә килә алган дип саный.

Европа күзәтүчеләре сайлаулар вакытында хәрәмләшүләр күп булды дип белдерде. Алар әйтүенчә, канунга каршы килгән гамәлләр арасында тавышларны сатып алу, күп тапкыр тавыш бирү очраклары күзәтелгән.
XS
SM
MD
LG