Accessibility links

Кайнар хәбәр

НАТО башлыгы Либиягә хәрби операция тәмамланган көнне килде


Андерс Фог Расмуссен бүген Либиягә килде
Андерс Фог Расмуссен бүген Либиягә килде
НАТОның баш секретаре Андерс Фог Расмуссен бүген, көнбатыш альянс Либиядә алып барган хәрби операциясенең соңгы көнендә, Триполигә килде.

Аның сүзләренә караганда, НАТО Либиядән киткәннән соң, яңа хакимиятләргә демократия юлында ярдәм итүдә БМО булышырга тиеш. Шул ук вакытта Расмуссен Либиянең Милли күчеш шурасына, әгәр ул теләк белдерсә, кирәгенчә ярдәм итәргә әзер булуын белдерде.

НАТОның Либиядәге мандаты 31 октябрь көнне 23 сәгать 59 минутта тәмамлана. Бу турыда карарны элегрәк БМОның Иминлек Шурасы кабул итте.

Расмуссен әйтүенчә, НАТОның Либиядәге әлеге операциясе беректәшләр тарихында иң уңышлыларның берсе санала. Аның дәвамында Либия халкы якланды, илдә «очулар тыелган» зонасы булдырылды, Либиягә кораллар кертмәү тәэмин ителде, дип белдерде НАТО башлыгы.
XS
SM
MD
LG