Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстан парламент республикасын саклап калырга тырыша


Алмазбәк Атамбаев журналистлар янында 31Окт2011
Алмазбәк Атамбаев журналистлар янында 31Окт2011

Кыргызстанда президент сайлауда хәзерге хөкүмәт башлыгы, илнең социал-демократлар фиркасе лидеры, 55 яшьлек Алмазбәк Атамбаев җиңеп чыкты. Аның төп көндәшләре - илнең көньягы вәкилләре сайлау нәтиҗәләре белән килешми.


Белгечләр, әгәр әлеге сайлауда илнең көньяк өлеше вәкилләренең берсе җиңгән булса, 2010 елның 27 июнендә референдумда кабул ителгән яңа Конституциягә үзгәрешләр кертелеп, президент хакимиятен янә Бакиев заманнарындагы кебек көчәйтү тырышлыклары да булырга мөмкин иде, дип әйтә.

2012 ел башыннан Кыргызстанда парламент идарәсе кертелә, ә аңа кадәр ил белән вакытлы хөкүмәт идарә итә.

Төньяк һәм көньяк каршылыгы дәвам итә

Кыргызстанның таулар аерып торган төньягы һәм көньягы арасындагы низаг әле дә тулысынча җайланып бетмәгән. Сайлау да моның шулай икәнен күрсәтте.

Сайлау алдыннан көньяктагы Ош һәм Ноокат шәһәрләрендә яшәүчеләр, илнең төньягы вәкилләренә тавыш бирмәскә дип үзләрен куркытып куйганнары турында әйткән иде.

Инде сайлаудан соң да төньяк-көньяк кризисы тирәнәйде дип белдерүчеләр дә булды. Җәмәгать эшлеклесе Рәсүл Умбеталиев, сайлауда хакимият куәтен куллану һәм шулай ук әрҗәләргә күпләп бюллетень ташлау очраклары да теркәлде, дип әйтә.

Умбеталиев сүзләренчә, сайлаудан соң “төньяк” сәясәтчеләренең әлеге сайлауда үз төбәкләренең көньяк белән чагыштырганда активрак булды дип белдерүе - ике арадагы ярыкларны тирәнәйтә генә.

“Көньякчылар” җиңелүне танырга теләми

16 намзәт катнашкан сайлауда “көньякчы” Адахан Мадумаров һәм Камчыбәк Ташиев Атамбаеның төп көндәшләре иде. Алар икесе дә 14%-тан артык тавыш җыеп икенче һәм өченче булды, әмма икесе дә үзләренең җиңелүләрен танырга теләми. Сайлау нәтиҗәләре узган елгы кебек каршылыкларның яңа дулкынына китерергә мөмкин дип белдерә алар.

Элекке гадәттән тыш хәлләр министры Камчыбәк Ташиев тарафдарлары, сайлауның икенче көнендә илнең көньягында Бишкәк һәм Ош юлын япты. Алар Оштагы һәм Җалалабадтагы сайлау нәтиҗәләрен танымауны таләп итә.

Сайлау тәртибен бозу очраклары да булган

Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы күзәтүчеләре сайлау үтүне таныды, шулай да тавыш бирү тәртибен бозу очраклары булды дип белдерә. Оешманың демократик институтлар һәм кеше хокуклары бюросының Бишкәктә әлеге сайлауны күзәтүчеләр миссиясе башлыгы Корин Йонкер сүзләренчә, берүк кешенең күп тапкырлар тавыш бирүе һәм кешеләрне сатып алу очраклары да күзәтелгән.

Ош шәһәрендәге бер сайлау бүлегендә тавышларны саныйлар
Ош шәһәрендәге бер сайлау бүлегендә тавышларны саныйлар
Европа шурасының парламент ассамблеясеннән күзәтүче Нурсуна Мемекан, кайбер кешеләрнең исемлектә үзләрен таба алмавы халыкара таләпләргә туры килми дип белдерә.

БДБ илләреннән күзәтүчеләр исә сайлауның канун бозмыйча үтүен, тавышларны санауның ачык булуын әйтә.

Кыргызстан парламенты вәкилләренең берсе – “Республика” фракциясе депутаты Алмазбәк Батырбәков тавыш бирү тәртибен бозулар зур булмады ди. Аның сүзләренчә, сайлау нәтиҗәләре халыкның кемне хуп күрүен һәм кәефен күрсәтә.

Халык имеш-мимешләрдән туйган һәм тормышларының бер җайга керүен тели, ди Батырбәков. Сайлауга килүчеләр дә шул фикердә.

Халык низагларсыз тормыш көтә

“Без тынычлык һәм илдә тотрыклылык телибез. Яңа президент кешеләр өчен яхшы шартлар тудырсын, яңа эш урыннары барлыкка килсен иде. Этник низагларның булмавын телибез. Милләтара дошманлыкны сүндерә алса, кимендә бетерергә тырышып караса, яхшы булыр иде”, ди Бишкәктә яшәүче Анатолий.

“Мин Атамбаевны сайладым, чөнки мин аның халык өчен эшләячәгенә ышанам”, дип белдерде пенсия яшендәге Корбан Ниязбаев. Укытучы Мөбәрә Ниязова да, Атамбаев әйткән һәр сүзен тормышка ашыра, дип белдерә.

Соңгы нәтиҗәләргә караганда, Алмазбәк Атамбаев сайлаучыларның 63%-тан күбрәк тавышын җыйган. Халык арасында ул гади кешеләр мәнфәгатьләрен кайгыртучы буларак та танылды. Укытучыларның, табибларның һәм шәфкать туташларының хезмәт хакларын арттыруын халык югары бәяләде.

Атамбаев өчен тәүге көрәш түгел

Атамбаев бер тапкыр президент сайлауларында намзәт булып катнашкан иде. Ул оппозициядән уртак кандидат буларак 2009 елдагы сайлауга чыкты. Корманбәк Бакыев җиңгән бу сайлауда Атамбаев 8%-тан артык тавыш җыйган иде.

Кыргызстанның беренче президенты Әскәр Акаев 2005 елда “лалә инкыйлабы” нәтиҗәсендә алып ташлангач, хакимияткә килгән Корманбәк Бакиев 2010 елның апрелендә дәүләт түнтәрелешеннән соң илдән качарга мәҗбүр булды. Вакытлы хөкүмәт карары белән ул хакимиятне канунсыз үз кулына алуда һәм башка авыр җинаятьләрдә гаепләнде.

Түнтәрелештән соң илнең көньягында кыргызлар һәм үзбәкләр белән бәрелешләр нәтиҗәсендә 500-ләп кеше һәлак булды, меңләп кеше яраланды. Ярты миллионга якын кеше йортларын ташлап китәргә мәҗбүр булды.

Оппозиция лидерлары хакимиятне үз кулларына алгач, парламентны, хөкүмәтне һәм конституция мәхкәмәсен таратты.

2010 елның июнендә булган референдумда яңа конституция кабул ителде. Вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева күчеш чоры президенты итеп сайланган иде.

Президент вәкаләтләре күп түгел

Яңа конституциягә күрә, Кыргызстан - парламент республикасы. Парламенттагы хакимлек итүче коалиция билгеләгән премьер-министр чынлыкта илдә төп идарәче. Ә президент турыдан-туры дәүләт белән идарә итүдә катнашмаса да, илнең хәрби көчләренең башлыгы булып кала.

Кыргызстан президенты алты елга һәм бары тик бер тапкыр гына сайлана ала.

Атамбаев сәяси диалоглар яклы

Кайбер күзәтүчеләр Атамбаев хакимият күчеше тыныч юл белән үтсен өчен үзенең сәяси көндәшләренә дәрәҗәле урыннар да бирергә мөмкин дип белдерә. Аның Мәскәү белән дә яхшы мөнәсәбәттә булуын әйтәләр.

Атамбаев бүген журналистлар алдында чыгыш ясап, Кыргызстанда яңача тормыш башлансын өчен сәясәт низаглардан түгел, ә диалоглардан торырга тиеш дип әйтте.

“Без алга таба Кыргызстанда Европадагы кебек килешергә күнексәк иде. Безгә бүтән инкыйлаблар кабынмасын, ил тыныч булсын өчен моннан соң бөтен мәсьәләләрне дә тыныч юл белән чишәргә кирәк”, диде Атамбаев. Ул шулай ук парламентаризмны да саклап калырга вәгъдә итте.
XS
SM
MD
LG