Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллыда татарлыкны яклап урам җыены узды


Пикет. Чаллы, 30 октябрь 2011 ел
Пикет. Чаллы, 30 октябрь 2011 ел

Әлеге чара “Азатлык” татар яшьләре берлеге рәисе Наил Нәбиуллин, Чаллы ТИҮ әгъзалары катнашында татар телен һәм милли хәрәкәт башында торучыларны яклап оештырылды. Җыен Чаллыда урыс милли-мәдәни мохтариятен төзүгә юнәлгән җыелышка санаулы көннәр калганда үтте.


Урам җыенын уздыруга берничә сәбәп этәргеч биргәндер. Беренчедән, Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашаповка, БТИҮнең элекке рәисе Зиннур Әһлиуллинга карата җинаять эше ачылган. Алар быелның 30 апрелендә татар телен яклап, Чаллыда узган урам җыенында катнашуда, хокук бозуда гаепләнә.

Икенчедән, 4 ноябрьдә Чаллыда урыс милли-мәдәни мохтарияте төзүгә юнәлгән зур җыен уздыру күздә тотыла. Өченчедән, татар теленә куркыныч яный, дигән сүзләр торган саен ешрак ишетелә. Менә шушы яссылыкта урам җыены оештырылды. Анда күтәрелгән шигарләр дә шушы вазгыять белән бәйле. Җыенда 20-25 чамасы кеше катнашты.

Пикетта Чаллыда урыс мохтарияте төзүгә каршы булган фикерләр зур урын алмады. Шулай да “4 ноябрьдә урыс фашизмына юл куелмас” дигән шигар күтәрелә. Әмма җыенда катнашкан Зиннур Әһлиуллин урыс мохтариятен, кирәкле, файдалы гамәл булыр иде, дип кабул итә.

Урыс мохтариятен файдага да юрыйлар

"Мохтарият төзү турындагы кәгазь-документларны әле күрмәдем. Күргәннән соң бәя бирергә була. Әгәр урыслар нормаль мохтарият төзи икән, бу матур күренеш. Без урыс белән бергә булсак, йотылып бетәбез. Алар аерылса, татарга ниндидер мөмкинлек калачак.

Менә Төркиянең Османлы империясендә милләтчелек кузгалып, төрекләр үзләрен милләт итеп хис итә башлагач, Османлы империясе таркала. Монда да, урыслар үзләренең юнәлешләрен билгели башлагач, башка милләтләргә юл ачыла, җиңелрәк булачак", дип саный Зиннур әфәнде.

Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин
Зиннур Әһлиуллин үзенә карата ачылган җинаять эше, соңгы тентүләр турында да сөйләде:

"Бу дәүләт урыс халкы өчен төзелгән. Урысларга барлык юл ачык. 30 апрельдә татар телен бетерүгә каршы узган җыен өчен җинаять эшен аларга түгел, безгә ачтылар. Бу эштә мин үзем дә 550 сум штраф түләгән идем инде. Күрәсең, Мәскәүдән күрсәтмә булган, ФСБ Рәфис Кашапов белән миңа карата җинаять эше ачты.

Бу эшләр хәзер минем өчен гадәти хәлгә әйләнде. Милли хәрәкәттә чакта миндә 4 тапкыр тентү булды. Соңгы гаеп 282нче маддә, милләтара низаг чыгару буенча белдерелә. Әлегә мәхкәмә көне билгеле түгел. ФСБ сүзен көтәләр булса кирәк.

Миңа тикшерү комитетына да чакыруны ФСБ вәкиле тапшырды. Бу нәрсә дигән сүз? Бөтен тикшерү, мәхкәмә органнары шушы оешма контролендә тора. Русиядә хәзер бу өч хәрефле оешма барысын да үз кулында тота.

Шулай да алар бүген совет заманындагы кебек кылана алмый. Аларны ике әйбер тыеп тора. Берсе – интернет, икенчесе – илнең чикләре ачык булу. Болар да булмаса, 37нче елдагы кебек, “өчлек”ләрне эшкә җигеп, кешеләр язмышын хәл итәрләр иде".

“Сайлаулар – театр”

"Гаҗәп, Африка илләрендә халык деспотлардан котыла, урамнарга чыга. Ә бездә Африка илләре дәрәҗәсенә төшү бара. Беләбез, хакимияткә тагын 12 елга Путин киләчәк. Сайлауда “Бердәм Русия” – путинизм өчен “ябынып тору” чарасы гына. Сайлаулар – үзе бер тамаша. Мин инде 10 елдан артык аңа йөрмим. Чөнки барысы да алдан хәл ителгән

XXI гасырда мондый хакимият булу – безнең өчен бик авыр күренеш. Без таш гасырга барачакбыз. Ирек булмаса, безгә яшәүнең кирәге дә юк. Мондый режимга каршы чыкмасак, демократия дә, ирек тә булмаячак”, ди Зиннур Әһлиуллин.

Булып узган урам җыенында хокук саклаучылар да байтак була. Чаллы ТИҮ рәисе Рәфис Кашапов әйтүенчә, соңгы чарага карата әлегә бернинди дәгъва белдерелмәгән.
XS
SM
MD
LG