Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 22:31

Атамбаев – Урта Азиянең каршылыклы сәясәтчесе


Кыргызстанның яңа президенты Алмазбәк Атамбаев

Кыргызстанның яңа президенты Алмазбәк Атамбаев

Кыргызстанда президент булып сайланган Алмазбәк Атамбаев хакимияткә гыйнвар аенда киләчәк. Республиканың хәзерге премьер-министры кыргыз сәясәтендә яңа кеше түгел. Ләкин шулай да ул хакимияттә шундый югары дәрәҗәгә бик тиз иреште. Сәясәт белгечләре моның сәбәбен Атамбаевның биографиясеннән эзли.


Кыргызстан социал-демократик фиркасенең башлыгы Алмазбәк Атамбаевның президентлыкка сайлануы әллә ни авырлык белән бармады. Ул көндәшләрне беренче турда ук артта калдырып җиңә алды. Ләкин элекке премьер өчен җиңеллекләр шуның белән тәмам булса кирәк. Яңа сайланган дәүләт җитәкчесенең авызына авыр тормышта изелгән биш миллионнан артык халык карап тора. 55 яшьлек сәясәтче алдында аяныч хәлдәге икътисадны күтәрү бурычы тора. Бу исә бер дә җиңел эш түгел.

Хәзер күпләрне Атамбаев ил белән җиренә җиткереп идарә итә алырмы-юкмы, дигән сорау борчый. Аңа берникадәр җавап табу өчен күзәтүчеләр беренче чиратта яңа президентның биографик сәхифәләрен актарып карый.

Атамбаевның башкарган эшләренә, вазифаларына күз ташласаң, аның сәяси үзгәрешләрне бик яхшы сизә алуы аңлашыла. Әлеге хиснең көчле булуы аркасында ул төрле сәяси шартларда җиңел генә җайлаша алды.

Алмазбәк Атамбаев – сәяси "хамелеон"?

Атамбаев социаль-демократик фиркагә 1993 елда ук нигез сала. Ләкин танылган сәясәтче дәрәҗәсенә ул бары тик 10 елдан соң гына ирешә ала. Кыргызстанның беренче президенты Әскар Акаев 2005 елның мартында бәреп төшерелгәннән соң Атамбаев Акаевның көндәше Корманбәк Бакыевның иң кискен тәнкыйтьләүчесенә әйләнә. Ләкин Бакыев президент булгач, Атамбаев, һич көтелмәгән рәвештә, республиканың индустрия, сәүдә һәм туризм министры итеп билгеләнә.

Ләкин әлеге вазифада аңа озак эшләргә насыйп булмады. 2006 елда ул “Кыргызстан реформалар өчен” оппозицион хәрәкәтенең рәистәше була. Ягъни Бакыевны янә тәнкыйтьләүгә күчә.

Ни гаҗәп, 2007 елның язында ул яңадан Бакыев хакимиятенә кайта һәм анда хәтта премьер-министр дәрәҗәсенә күтәрелә. Шул чакта Атамбаев “мин хакимияттә оппозициянең авазы булырмын” дип халыкны ышандыра. Тик әлеге вәгъдәләр тормышка ашмый кала.

Эштә атналар буена күренмәгәч, Атамбаев агулануын белдерде. Кыргыз һәм төрек табиплары әлеге сүзләрне раслый, ләкин премьерның нинди агу белән агулануын әйтми. Шулай итеп, 2007 елның көзендә аны премьер вазыйфасыннан алалар.

Алмазбәк Атамбаевның сайлау алды плакаты

Алмазбәк Атамбаевның сайлау алды плакаты

Атамбаев хакимияттә булганда әллә ни игътибарга лаек эшләр белән истә калмады. Шулай да ярты ел эчендә ул президент яклы “Ак жол” фиркасенә нигез салды. Фирка вакытыннан элек узган парламент сайлауларында җиңү яулап, Атамбаевны республиканың алдынгы сәяси лидерларының берсенә әвелдерә.

2007 елда премьер вазыйфасыннан Атамбаев президент сайлауларына бер ай калгач кына китә. Аның әлеге гамәлен халык әйбәт каршылый, аның абруе бермә-бер күтәрелә һәм ул гади кешеләр өчен чын оппозиционер лидерга әверелә.

2009 елда Бакыевка каршы көрәш алып баруда Атамбаев өчен тагын бер мөмкинлек туды. Ләкин ул тарафдарларының хыялларын чәлпәрәмә китереп, президент сайлауларында катнашудан баш тартты. Әлеге карарын ул болай аңлатты: “Сайлаулар бик пычрак булачак. Чөнки хакимият үз-үзенә ышанмый, халык күңелен берничек тә җәлеп итә алмый. Шуның өчен ул әлеге сайлауларда җиңеләчәк”, - диде Атамбаев.

Аның бу сүзләре чынбарлыкка әйләнә. Бер ел да үтми ачуы кабарган халык Бакыевны хакимияттән бәреп төшерә.

"Мәскәү кешесе"

Бу хәлләрдән соң Атамбаев янә премьер-министр буларак вакытлы хакимияттә эшли башлый. Анда ул илнең яңа Конституциясен эшләп чыгаруда катнаша. Кыргызстан хакимиятен парламент системына күчергән яңа Төп канун халык референдумында кабул ителә.

Атамбаев яклы фирка дә узган елгы парламент сайлауларында уңышлы гына үтә. Ләкин аның белән беркем дә коалиция төзергә теләк белдермәде. Яңа парламентка сайланган сәясәтчеләрнең күбесен премьер канәгатьләндерми булып чыкты.

Соңгы тапкыр премьер булгач, Атамбаев Русия мәнфәгатьләрен яклап ачыктан-ачык чыгышлар ясый башлый. АКШ һәм Кытайга карата исә матур сүзләр жәлләмичә, аларга саграк мөнәсәбәттә торуын күрсәтте.

Алмазбәк Атамбаев АКШның Манастагы хәрби ныгытмасын 2014 елдан соң Кыргызстанда калдырмаячагын белдерде. Шул ук вакытта Русия тарафыннан оештырылган Таможня Берлегенә ул бер ай эчендә тиз генә керә алды. Аның әлеге адымнарын кайбер сәясәт белгечләре Атамбаевның Мәскәү кешесе булуы белән аңлата. Атамбаев-сәясәтче турында белгечләр үз фикерләрен җиткерде инде, ләкин Атамбаев-президент нинди булыр? Бу турыда әйтергә иртә әле.

XS
SM
MD
LG