Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

30 октябрь – сәяси золым корбаннарын искә алу көнендә Татарстанның Зөя утрау-шәһәрчегендә һәйкәл ачылды. “Нахакка репрессияләнгән кешеләр турында яңа буын белеп үсәргә тиеш”, ди республика президенты Рөстәм Миңнеханов.


Зөя утравындагы һәйкәл ачылышында Сталин чорындагы сәяси золым корбаннарының туганнары, дин әһелләре белән бергә Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов, "Яңарыш" вакыфы багучылар шурасы рәисе Миңтимер Шәймиев һәм башка югары дәрәҗәдәге җитәкчеләр катнашты.

Күгәрчен иреккә омтыла...

Әлеге һәйкәл ачылачагы хакында массакүләм мәгълүмат чаралары алдан хәбәр иткән иде. Октябрь урталарында Татмедиа агентлыгына журналистларны җыеп, әлеге проект белән таныштырдылар. Һәйкәл проектының сурәте дә күрсәтелде.

Мәрмәр ташта рәшәткә сурәтләнгән, шул тимер тәрәзә аша чыккан кул күгәрченне иреккә очыра. Тимер читлектән иреккә очарга талпынган кош образы һәйкәлнең төп үзенчәлеге булып тора, ди аны күргән журналистлар.

Алдан әйтелгән сүзләр чынга ашты, Мәхмүт Гасыймов ясаган һәйкәл 30 октябрьдә республика җитәкчелеге катнашында халык хозурына тапшырылды.

“Бүген сезнең белән бергә кайгырабыз”

“Бүген үзенчәлекле көн. 20 ел дәвамында бу көнне сәяси репрессия корбаннарын искә алабыз. Барыбыз да илдә ниләр булганлыгын белергә тиеш.

Зөя утрау-шәһәрчеге тарихында төрле вакытлар булган, шул исәптә бәла да. Сугыш елларында гына да биредә 3 мең кеше һәлак булган”, диде Рөстәм Миңнеханов репрессия корбаннарын искә алу чарасында. Һәйкәл ачылышында президент үзен бик җитди тотты, кайберәүләр йөзендә кайгы чаткыларын да күрә.

Татарстан президенты нахакка рәнҗетелгән кешеләрнең истәлекләрен саклауның әһәмиятенә басым ясады. “Яшь буын безнең тормышта андый этап булуын һәм аның кабатланырга тиеш булмавын белергә тиеш”, ди Рөстәм әфәнде. Сүзен ул, “Бүген сезнең белән бергә кайгырабыз”, дип тәмамлый.

Миңтимер Шәймиев исә үз чыгышында сәяси золым елларында Зөя утравында булган хәлләргә туктала, тарихи вакыйгаларны искә ала.

Шәймиев Хәсән Туфанны искә алды

Шәймиев белдергәнчә, 1937-38 елларда илдә 1,5 миллион кеше тоткарлана. Ул корбаннарның күбесе, 700 меңгә якыны, бер гаебе булмаган килеш якты дөнья белән хушлаша: аларны атып, кыйнап үтерәләр, шактые ачлыктан кырыла. Бу әле рәсми саннар гына, чынбарлыкта алар югарырак була ала.

“Танылган татар шагыйре Хәсән Туфан Зөя төрмәсендә 10 ел утырган. Аннары 7 елга Себергә җибәрелгән. Бары тик 17 елдан соң гына өенә кайткан. Бу елларда аны көткән хатынына багышланган шигырьләрен күз яшьләреннән башка укып та булмый”, диде Миңтимер Шәймиев.

Һәйкәлне ачканнан соң алар “Зөя: сәяси репрессияләр һәм ГУЛАГ корбаннары” исемле күргәзмәне карый. Әлеге чара бигрәк тә сәяси золым күргән кешеләрнең туганнары өчен мөһим вакыйгага әйләнә. Җыелган халык арасында шушы төрмәдә туган кешеләр дә була.

Сталин җимешләреме, язмышмы?

Әлфия Галиева Зөя төрмәсендә туа. Хәтер яңарту көненә ул әнисе Мәрьямбикә белән утрауга килә. Хәзер аның әнисенә 82 яшь икән. Бала көткән 22 яшьлек хатынны 5 елга хөкем итеп, төрмәгә япкан булалар.

Архив кәгазьләрен өйрәнүчеләр 1921-1953 елларда репрессия вакытында Советлар Берлегендә барлыгы 6 миллионнан артык кеше зыян күрүен әйтә. Рәсми мәгълүматка күрә, шуларның 2,6 миллионнан артыгы милләтчелектә гаепләнә, 800 мең кеше үлемгә хөкем ителә.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG