Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 01:17

Греция парламенты хакимияткә ышанычсызлык белдерү мәсьәләсән караячак


Греция премьер-министры Георгиос Папандреу

Греция премьер-министры Георгиос Папандреу

Греция парламенты чәршәмбе көнне хакимияткә ышанычсызлык белдерү мәсьәләсән караячак. Бу турыда илнең премьер-министры Георгиос Папандреуның кичәге мәрәҗәгатеннән соң билгеле булды.

Ул Европа Берлегеннән акча алу мәсьәләсен халык референдумы хәл итәчәк диде. Әлеге акча Грециягә бурычлар кризисыннан тизрәк котылу өчен кирәк.

Ышаначсызлык белдерү турындагы мәсьәләне депутатлар алдында хакимият үзе куйды. Оппозиция исә референдум игълан итүне тәнкыйть утына тотып, тиздән яңа сайлаулар уздырырга чакырды.

Европа Берлегенең финанс ярдәменә килгәндә, ул Грециягә акча бүлеп бирүгә генә кайтып калмый, греклар бурычының бер өлешен исәптән чыгаруны да күз алдында тота. Афин моның өчен кырыс экономия чараларын кабул итәргә вәгъдә иткән иде.

Греция халкы исә мондый килешү белән ризалашмый. Шәһәрләрдә каршылык чаралары бер дә тынмыйча дәвам итә. Сорашулар күрсәтүенчә, грекларның яртысыннан артыгы Европа Берлеге һәм хакимиятнең планнарына каршы чыга.

XS
SM
MD
LG