Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 21:04

Япония депутаты "Фукусима" суын эчеп күрсәтте


"Фукусима" станциясе фаҗига вакытында

"Фукусима" станциясе фаҗига вакытында

Япония парламенты депутаты Ясухиро Сонода каза күргән “Фукусима” атом электр станциясенең реакторларын суыту өчен кулланган суны журналистлар алдында эчеп карады. Халык алдында бер стаканны бушатып депутат суның зарарлы булмавын дәлилләргә тырышты.

Ләкин журналистлар Ясухиро Сонода су эчкәндә кулларының тетрәвен, тынычсызлануын күреп ала. Депутат үзе дә аның гамәле суның чыннан да зарарсыз булуы турында сөйлими, диде. Аның сүзләренчә, моны белгечләр тикшерүе генә дәлилли ала.

Япония хакимиятләре сүзләренә караганда, март аендагы зилзиләдән соң зыян күргән атом-төш станциясенә 12нче ноябрьдә фаҗигадан соң беренче тапкыр журналистлар кертеләчәк.

Ел ахырына хәтле исә җимерелгән реакторларны сафтан чыгару эшләре тулысынча тәмамланачак.

XS
SM
MD
LG