Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа һәм Русия кыйммәтле кәгазьләр базарын тагын бизгәк тота


Һиссәләрнең бәясе бүген шундый зур тизлек белән аска таба тәгәрәде
Һиссәләрнең бәясе бүген шундый зур тизлек белән аска таба тәгәрәде
Греция хакимияте Европа Берлегеннән акча алу мәсьәләсен халык референдумы хәл итәчәге турында белдергәч, Европа кыйммәтле кәгазьләр биржаларында индекслар кинәт төшә башлады.

Иң түбән күрсәткеч Грециядә – 6 проценттан да кимрәк. Париж, Франкфурт биржаларында һиссәләр бәясе 3 процентны югалтты.

Европа кыйммәтле кәгазьләр базарындагы хәлләр Русиягә дә тәэсир итмичә калмады. РТС индексы 4 процентка, ММВБ индексы исә - 2,5 процентка төште.

Инвесторлар Грециядә референдум узганнан соң тотрыксызлык килеп чыгудан шикләнә.

Афин исә дәүләт бурычларын капларга тиешле финанс ярдәмне кабул итмәсә, бердәм Европа валютасы – евро авыр хәлдә калуын дәвам итәчәк.
XS
SM
MD
LG