Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:33

Русиядә арзанлы һава ширкәтенең соңгысы эшләүдән туктады


«Sky Express» очкычы

«Sky Express» очкычы

Росавиация «Sky Express» һава ширәтенең рөхсәтнамәсен алды. Рәсми мәгълүматларга күрә, ширкәт эшләү нәтиҗәсенең түбән, кереме исә җитәрлек күләмдә булмавы аркасында эшләүдән туктый.

Нәтиҗәдә «Sky express»ны «Авиалинии Кубани» белән берләштерү карары кабул ителде.

Күптән түгел генә Русиядә очкыч билетларын очсызга саткан тагын бер һава ширкәте - “Авианова” юк ителде.

Росавиация исә тикшерүләрен дәвам итә һәм Русия базарын тагын берничә һава ширкәте ташлап китәргә мәҗбүр булачагы турында әйтә.

Әлеге кырыс тикшерүләр Ярославль янында хоккей такымын алып барган очкыч сентябрьдә казага эләккәннән соң башланды. Русия президенты бу фаҗигадан соң Русиядә эшләүче һава ширкәтләренең санын нык кыскартуны таләп итте.

XS
SM
MD
LG