Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 11:39

Ижевски башлыгының сүзләрен тикшерүчеләр өйрәнә


Удмуртиядә Ижевски шәһәренең башлыгы Денис Агашинның ветераннар алдынды чыгыш ясап әйткән сүзләре тикшерелә.

Интернетта таралган видеоязмада Агашин “Бердәм Русия”гә тавыш бирү нәтиҗәләре төбәктәге ветераннар оешмасын финанслау програмына тәэсир итәргә мөмкин, диде.

Оппозиция Агашиннан эштән китүне таләп итә. Алар мэрны сайлаучыларны сатып алуда гаепләде.

Шәһәр башлыгының тарафдарлары исә Агашин казна акчасын бүлеп бирүне түгел, ә хәйрия ярдәме турында сүз алып барган, дип ышандырырга тырыша.

XS
SM
MD
LG